Татарстанда яшәүче һәр 35нче кешенең яман шеш авыруы бар. Бу мәгълүматны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков хәбәр итте. «Республика клиник онкология диспансерында 110 меңгә якын онкологик авырулы кеше исәптә тора», - дип билгеләде министр. 2017 ел белән чагыштырганда авыручылар саны арткан. Әмма, табиблар сүзләре буенча, саннар ачыклану сәбәпле үзгәрделәр.
Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендәге «Сәламәтлек үзәге» 40 меңенче пациентны кабул итте. 2009 елның декабреннән башлап үзәктә 19 яшьтән башлап 85 яшькә кадәр өлкән кешеләрне комплекслы карап тикшерү уза.
Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең 1нче номерлы хирургия бүлегенең табиблары клиникада беренче тапкыр яңа катлаулы операция ясадылар. Бүлек мөдире Губаев Р.Ф. ашказаны асты бизенең муцинозлы цистаденомасы булган пациентка ашказаны асты бизенең үзәк резекциясен ясады.
Узган елда диспансеризация вакытында 114 Түбән Кама яшәүчесенең 51ендә яңа шеш ачыкланды. Онкопатологияләрнең күбесе (60,7%) иртә стадияләрдә ачыкланды, ә бу пациентның гомерен озынайтырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова сөйләде.
Республика кан үзәгендә Бөтендөнья яман шеш турында белү көненә туры китерелгән паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча «Андрей» хәйрия донор акциясе узды. Акциянең инициаторы Казанда яшәүче Алла Протас булды, аның ире Андрей да паллиатив пациент булган. Акция инде икенче ел Андрейга, һәм донор каны озаграк һәм яхшырак яшәргә ярдәм иткән барлык кешеләр истәлегенә үткәрелә.
Ел саен 4 февральдә Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне (World Cancer Day) яки Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2005 елда бу чараны беренче тапкыр Халыкара яман шешкә каршы көрәш берлеге (International Union Against Cancer, UICC) оештырды. Бу көннең бурычы – хәзерге заман дөньясының иң җитди патологияләренең берсе буларак, онкология авырулары турында хәбәрдарлыкны арттыру, аларны дәвалауга һәм кисәтүгә игътибар җәлеп итү.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 8176 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 967 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 773 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 34 тапкыр.
Татарстан клиникаларында «Ак халатлы фәрештәләр» медицина профориентация фестивале кысаларында Ачык ишекләр көне узды. Югары сыйныф укучылары республика хастаханәләренә килеп киттеләр, анда КДМУның баш табиблары һәм вәкилләре белән очраштылар, медицина университетында уку һәм дәвалау оешмаларындагы эш белән таныштылар.
Көннең беренче яртысында табиблар укучыларны карап тикшерделәр. Медицина бригадасы составына: табиб-педиатр, табиб-эндокринолог, табиб-аллерголог, УЗИ табибы һәм табиб-кардиолог керделәр. 60тан артык бала медицина тикшерүе узды, 25тән артык йөрәккә УЗИ тикшерүе үткәрелде.
AMTEK Kazan ЮМТ Белем бирү үзәгендә «Нейрохирургия буенча югары технологияле медицина ярдәме. Нейрохирургиянең заманча мөмкинлекләре. Оештыру аспектлары. Кадрлар хәзерләү» конференциясе узды. Конференциядә Татарстан клиникаларының хирургия хезмәтләре җитәкчеләре, нейрохирургия һәм неврология бүлекләренең мөдирләре һәм белгечләре катнаштылар.