ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2019 ел
җомга

1 февральдә «Салават Күпере» торак комплексында 4нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсенең филиалы ачылды. Микрорайонда яшәүчеләр белән бергә яңа дәвалау оешмасына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев һәм Киров, Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов бәя бирделәр. 4нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсенең баш табибы Ниаз Галиев беренче килүчеләр өчен экскурсия уздырды.

«Ел табибы - Ак чәчәкләр» Республика премиясе медицина хезмәткәре һөнәренең абруен, җәмгыятьтә аның әһәмиятен күтәрүгә, һөнәри эшчәнлекне камилләштерүгә юнәлдерелгән. Конкурста медицина оешмаларының медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре, стажы 5 елдан да ким булмаган Татарстан Республикасының югары һәм урта белем бирү оешмаларының укытучылары, медицина оешмалары, фармацевтика эшчәнлегенә лицензиясе булган һәм Татарстан Республикасының фармацевтика базарында кимендә 1 ел эшләгән дәүләт һәм дәүләти булмаган милек формасындагы даруханә оешмалары катнаша алалар.

Конкурс номинацияләре:

«Ел табибы», «Уникаль очрак», «Елның медицина хезмәткәре» «Сәламәтлек саклауның легендар шәхесе», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы».

2019 елның 2 февралендә Казанда «Ашказаны трактының югары бүлекләрен эндоскопик диагностикалау һәм дәвалау стандартлары» конференциясе узачак. Конференциядә катнашу өчен гастроэнтерология табиблары, эндоскопистлар, терапевтлар һәм тиешле профильле медицина ярдәмен күрсәтүче башка белгечләр чакырылалар. Конференция кысаларында эндоскопия һәм гастроэнетрология өлкәсендә әйдәүче белгечләрнең (М.П. Королев, Раф Бишопс, В.Ю. Муравьев, Е.Л. Никонов, С.В. Кашин, Ю.А. Кучерявый, З.М. Галеева) лекцияләре, клиник тикшеренүләр, тандем-лекцияләр, шулай ук дискуссияләр узачак.  

Катнашучыларны теркәү 8.30 башлап 9.00 кадәр башкарылачак.

Үткәрү урыны Казан шәһәре, Ramada Sity Centr, Чернышевский ур., 39 йорт

Лекция ТР буенча РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте баш идарәсенең (ҖҮФХБИ) Уку үзәге тыңлаучылары өчен узды.  Онкологик авыруларны профилактикалау буенча видеолекторий Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көненә - 4 февральгә туры китерелгән.

Кичә «Апас ҮРХ» ДАССУдә Республика Кан үзәге күчмә бригадасының һәм Апас үзәк район хастаханәсенең белгечләре көче белән донор көне уздырылды. 80нән артык кеше кан тапшыру өчен хастаханәгә килде. Нәтиҗәдә, 37 литр кан хәзерләнде. Исегезгә төшерәбез, 4 һәм 5 февральдә Казанда «Без бергә» пациент-волонтерлык оешмасы ТР ССМ Республика Кан үзәге белән берлектә паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча «Андрей» хәйрия акциясен үткәрәчәк.

2019 елның 31 гыйнварында Саратовта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров № 204 «2024 елга кадәрге периодка Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Россия Президентының Указында билгеләнгән өстенлекләрне гамәлгә ашыруны исәпкә алып, регионның социаль-икътисадый үсешенең аерым мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПда видеоконференция режимында Республика киңәшмәсендә 2018 ел йомгаклары буенча финанс чыгымлы авырулар буенча кирәкле дарулар белән тәэмин итү, Татарстан Республикасы гражданнарын түләүсез дарулар белән тәэмин итү, медицина оешмаларын дарулар белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Төп доклад белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева чыгыш ясады.

Бу көннәрдә Казанда уза торган «Нейрохирургия буенча югары технологияле медицина ярдәме» конференциясендә катнашучылар делегациясе Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. 

Балык Бистәсе районында халыкта сәламәт яшәү рәвешенә тугры булуны формалаштыру буенча ведомствоара комитет төзелде. Проект җәмгыятьтә халыкны үз сәламәтлекләренә җаваплырак мөнәсәбәттә булырга һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга җәлеп итәчәк атмосфераны тудыру максаты белән булдырылды.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә күкрәк сөте белән тукландыруга булышлык күрсәтү проекты тормышка ашырыла һәм узган ел эчендә ул инде уңай нәтиҗәләр бирде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International