ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Болгар шәһәрендә Спас ҮРХ сырхауханәсе капиталь ремонттан соң ачылды. Ачылу көнендә Спас районы башлыгы Камил Нугаев, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев һәм Спас ҮРХ баш табибы Егор Самохвалов яңартылган сырхауханәнең уңайлылыгын бәяләделәр. Медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар белән бергә алар дәвалау учреждениесенең бүлмәләрен карап чыктылар.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә 2018 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар. Түбән Кама районында 1000 кешегә туучылар саны 11,2 (ТР буенча уртача – 12) тәшкил иткән. Белгечләр 2016 һәм 2017 еллар белән чагыштырганда туучылар санының бераз кимүен билгеләп үтәләр. ТКМРда медицина хезмәтен 144 меңнән артык хатын-кыз һәм 58 меңнән артык бала алалар. 2018 ел эчендә БШХ стационарында 15 меңгә якын пациент дәваланды. Баш табиб Рамил Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, 0 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында авыручылар санының кимүе күзәтелә. Ә менә 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында бу күрсәткеч арткан.


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Казан шәһәре Вахитов районының «1нче номерлы Урта белем бирү мәктәбе» МБББУнең башлангыч сыйныф укучылары өчен авыз куышлыгы гигиенасы буенча дәресне Казан шәһәренең 5нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсенең хезмәткәрләре җитештерү практикасын үтүче КДМУның 5нче курс стоматология факультетының студентлары белән берлектә үткәрделәр. Дәрес «Мәктәп стоматологиясе» проекты кысаларында узды.

4 һәм 5 февральдә «Без бергә» пациент-волонтер оешмасы ТР ССМ Республика кан үзәге белән берлектә паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча «Андрей» хәйрия акциясен үткәрәчәк.

2019 елда Татарстан Республикасында бала табу йортларын һәм бүлекләрен агымдагы дезинфекциягә ябу графигы (2010 елның 18 маеннан №58 «САНПИН 2.1.3.2630-10 Медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга санитар-эпидимиологик таләпләрне раслау турында» Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең карарына туры китереп).

Соңгы 10 ел эчендә Түбән Камада туберкулез белән авыручылар саны 45%ка, ә үлүчеләр саны 70%ка кимеде. Узган елда туберкулезны шәһәрнең һәм районның 69 кешесендә ачыкладылар, шуларның 6сы – җиде яшькә кадәрге балалар. Ике очракта үпкәдән тыш туберкулез – бөер һәм умыртка туберкулезы табылган. 45 өлкән кешенең авыруын флюорография ярдәмендә, барлык балаларның –  Манту пробасыннан соң ачыкладылар. Бу хакта өченче буын университеты лекциясендә туберкулезга каршы диспансерның фтизиатры Валентина Можная сөйләде.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Алдынгы медицина хезмәткәрләренә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Ямашев проспектындагы 9-нчы номерлы балалар стоматология сырхауханәсенә килеп китте. Бинада капиталь ремонт үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә Воронеж өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаменты вәкилләре һәм «Воронеж Ашыгыч медицина ярдәменең шәһәр клиник хастаханәсе» бюджетлы сәламәтлек саклау учреждениесенең («ВАМЯШКХ» ССБУ) җитәкчелеге килеп киттеләр. Визитның максаты булып КБМҮнең Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге тәкъдимнәрен кертү, медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшерүне оештыру, шулай ук сыйфат менеджменты системасының эш тәҗрибәсен өйрәнү торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International