ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

28 гыйнварда студентлар-медиклар «Идел буе федераль округының Медицина десанты» дигән округ акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Зәй районы халкына медицина ярдәмен күрсәтә башладылар. Акциядә Удмуртия Республикасы, Самара өлкәсе, Саратов өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Чувашстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре катнаша. Ун көн дәвамында Казан ДМУ һәм башка югары уку йортлары студентлары районның авыл халкына медицина һәм адреслы социаль ярдәм күрсәтәчәк.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Казан федераль университетының Университет клиникасы кардиохирурглары пациент йөрәгенең үз клапанын саклап, тамырын һәм аортаның күтәрелә бара торган бүлеген протезлауны үткәделәр. Операция 4 сәгать дәвам итте һәм уңышлы узды. Операциядән соң икенче көнне пациент палатага күчерелде.

2019 елның 2-13 февралендә «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» VII Медицина фестивале узачак.

Ел саен Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясенең пренаталь диагностикасы курсы һәм «Пренаталь медицина милли җәмгыяте» Карындагы бала медицинасы белгечләренең ассоциациясе катнашуында Россия  Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтенең департаменты Россия Федерациясе субъектларында үсеш һәм хромосом аномалияләренең кимчелекләрен иртә пренаталь скрининг (ИПС) чараларын тормышка ашыру нәтиҗәләренә аудит үткәрә. Аудит нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россиянең иң яхшы субъектлары санына керде.

«Татарстан Республикасы Ел студенты-2018»" XIV республика премиясенең Гран-приын Казан дәүләт медицина университетыннан Андрей Анисимов алды. Ел саен бирелә торган премиянең финалы Студентлар көнендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8032 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1023 чакыру. Медиклар бәхетсезлек очракларына 834 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 42 тапкыр. Бу ЮТҺдә 37 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 20 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 14 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 60 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6452 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 56, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 191.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Профессор А. Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең җитәкчесе – Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы Анна Попова килеп китте. Кунак йогышлы авырулар хастаханәсенең эшчәнлеге белән танышты, йогышлы авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү һәм йогышлы авыруларны лаборатор диагностикалау мәсьәләләрен өйрәнде. 

2018 ел эчендә «Елның иң яхшы уйлап табуы» конкурсына йомгак ясалды. 

Республика СПИД үзәге Татарстанның укучы яшьләре арасында уникаль профилактик акция уздыра. 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсе табиблары Республика сукырлар өчен махсус китапханәсендә күз авыруларын профилактикалау буенча лекторий уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International