«ПҮ белән БШХ» ДАССУнең баш табибы Рамил Хәмидуллин һәм хирургия бүлеге мөдире Рөстәм Гарипов Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсенә килеп киттеләр.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби-кыр хирургы Татьяна Андрей кызы Емелина туган көнен билгеләп үтә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән юбилярны эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов котлады.
Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Роза Җамалеева Түбән Кама бала тудыру йорты белгечләренә яралгының антенаталь үлүе өлкәсендә соңгы фәнни тикшеренүләр турында сөйләде.
2019 елның 24 гыйнварында Буа районында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм МАН йөк автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә 2 бала үлде. Зыян күрүчеләрнең өчесе, шул исәптән бала, Буа ҮРХнә китерелделәр. Көнүзәк мәгълүмат буенча, сәгать 11:40та 2014 елда туган бала реаниматолог озатуында БРКХнә эвакуацияләнде, 1965 елда туган ир-кеше РКХнә җибәрелде.
2019 елның 25 гыйнварыннан башлап «7нче номерлы Балалар шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУнең 3нче номерлы сырхауханә бүлеге (Казан шәһ., Химиклар ур., 17) вакытлыча башка адреслар буенча кабул итә.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Ашыгыч медицина ярдәмен һәм эксперт эшчәнлеген оештыру департаменты директоры Оксана Гусева «Казан – Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булды, анда WorldSkills стандартлары буенча Һөнәри осталык чемпионаты ярышлары узачак.
Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең өлкән шәфкать туташлары Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлаучыларның беренчел аккредитациясендә булдылар.
Чистай ҮРХдә Республика кан җибәрү станциясе белгечләре шәһәр һәм район донорларыннан кан алу үткәрделәр. Донор көнен үткәрү турында халыкка алдан массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр ителде. Иртәдән башлап Чистай ҮРХнең 2нче номерлы шәһәр хастаханәсе бинасында үз канын тапшырырга теләүче иреклеләр чираты тезелде.
Түбән Камада онкологик авырулардан терелеп килүче кешеләр өчен Пациент мәктәбе ачылды.
Салкыннар белән бәйле рәвештә кайбер кешеләрнең салкыннан аллергия барлыкка килергә мөмкин. Салкын һава, бигрәк тә дымлы һава агымнары белән бергә, авыруның сәбәбе булып тора. Авыру балаларда да, өлкән халыкта да очрый.