ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Узган елда Балалар шәһәр хастаханәсендә мөһим вакыйга булды. Күкрәк балалары корпусының озак көтелгән капиталь ремонты тәмамланды. 

AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Киләчәк табибы – Татарстан табибы» темасына ачык диалог узды. 


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Республика медицина профилактикасы үзәгенә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча профильле комиссия рәисе урынбасары, «Вологда өлкәсенең МПҮ» ВӨ БССУ директоры Риза Касыймов эш визиты белән килеп китте.

24 гыйнварда 10: 00 сәгатьтә Түбән Кама сырхауханәсенең актлар залында Онкологик авырулардан терелеп килүче кешеләр өчен пациент мәктәбенең беренче лекциясе узачак.

Республика СПИД үзәге «ВИЧ/СПИД белән яшәүче кешеләр өчен пациент мәктәбе» төркеменә җыелмасын ача. Лекцияләр, тренинглар һәм практик дәресләр программасы ВИЧ-йогышы, ВИЧ белән яшәү аспектлары һәм дәвалауның заманча тенденцияләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. 2018 елда республикада ВИЧ-йогышлы кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү өлкәсендә инновацияләр булып антивируслы терапия билгеләү булды, шул исәптән иммунитет күрсәткечләренә бәйсез рәвештә беренче тапкыр ачыкланган пациентларга да билгеләнде.

«Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фондының региональ физкультура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Илья Бурый һәм Светлана Ростикова БРКХ территориясендә «Даун синдромлы балалар өчен адаптив физик культура (АФК) дәресләрен оештыру буенча методик тәкъдимнәр» һәм «Балалар церебраль параличы белән балалар өчен АФК дәресләрен оештыру буенча методик рекомендацияләр» темаларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы системасының белгечләре өчен семинарлар уздырдылар.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 21 гыйнварында Яңа Гасыр телеканалында турыдан-туры эфирда коррупциягә каршы тәэсир итү өлкәсендә халыкның хокукый белемен арттыру циклы кысаларында «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруы узды. Бер сәгать дәвамында Татарстан Республикасында балаларны сөт продуктлары белән түләүсез тәэмин итүне оештыру (Бәләкәч программасы) – продуктларны алу тәртибе, тиешле продукцияне алуга мохтаҗлык критерийлары турында фикер алыштылар.

Кемерово өлкәсеннән баш табиблар делегациясе Татарстан клиникаларында булды. 

2019 елның 25 гыйнварында Идел буе федераль округында беренче тапкыр «ИБФО Медицина десанты» иреклеләр акциясе старт ала. Акциядә 7 регионнан: Самара өлкәсеннән, Саратов өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Татарстан Республикасыннан килгән медицина белем бирү оешмаларының студентлары һәм ординаторлары, студентлар медицина отрядларының сугышчылары катнашачаклар.

Чистай ҮРХдә Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов хастаханәнең хезмәт коллективы белән очрашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International