2019 елның 25 гыйнварында Идел буе федераль округында беренче тапкыр «ИБФО Медицина десанты» иреклеләр акциясе старт ала. Акциядә 7 регионнан: Самара өлкәсеннән, Саратов өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Татарстан Республикасыннан килгән медицина белем бирү оешмаларының студентлары һәм ординаторлары, студентлар медицина отрядларының сугышчылары катнашачаклар.
Чистай ҮРХдә Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов хастаханәнең хезмәт коллективы белән очрашты.
Узган 2018 елда 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең гематология бүлегендә 850 пациент дәваланды, шуларның 85% онкогематология авырулылар.
2019 елның 24 гыйнварында Казан федераль университеты һәм КФУның Университет клиникасы Сәламәтлек мәктәбен башлап җибәрәләр.
Казан ДМУда «КДМУ резидентурасы программасының клиник укытучысы» исеменә лаек булган Татарстан табибларын бүләкләү узды. Әлеге исем Казан ДМУ резидентурасы программасын гамәлгә ашыруда практик табиблар-медицина оешмалары хезмәткәрләренең казанышларын һәм актив катнашуларын тану максатларында бирелә.
РКХ диагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлегенең табиблары башка регионнан пациентның баш мие кан тамырларыннан стентны алу буенча уникаль операция уздырдылар. Операцияне РКХ диагностикалауның рентгенохирургия алымнары бүлегенең ангиография кабинеты мөдире, югары категорияле табиб-хирург Терегулов Андрей Юрий улы һәм бүлекнең табибы-хирургы Александр Постников уздырдылар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7931 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1055 чакыру. Медиклар 805 тапкыр бәхетсезлек очракларына чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 49 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 59 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 30 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 8 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 78 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6359 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 60, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 176.
Бөгелмә шәһәрендә ис газы белән агулану факты буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә.
«Казан – Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә WorldSkills Чемпионатын медицина белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. «Казан-Экспо» барлык компетенцияләр буенча ярышлар узачак Чемпионатның төп объекты булачак. Утырыш барышында медицина пунктларының әзерлеге, ашыгыч ярдәм бригадаларын урнаштыру турында фикер алыштылар.
Лениногорск муниципаль районының Туктар Урдаласы авылында модульле технология буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ачылу тантанасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск ҮРХ баш табибы Айдар Яркаев катнаштылар.