Түбән Камада Медицина хезмәткәрләре өчен психологик тренинглар узды

2019 елның 12 апреле, җомга

Психолог, коуч, арт-терапевт Татьяна Савельева ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Медицина мәгълүмат-аналитик үзәге һәм Медицина профилактикасы үзәге коллективлары белән тренинг үткәрде. Тренингта үз-үзеңне үстерү һәм конфликтлы хәлләрне хәл итү турында сөйләштеләр.

Т. Савельева сүзләренә караганда, бүгенге көндә мондый тренинглар сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә кирәк: «Минем исәпләүләр буенча, 75% һөнәри яну күзәтелә, 83% - эмоциональ. Безгә тискәре бөртекләрне алып ташларга һәм уңай бөртекләрне җыярга кирәк». Шулай ук психолог билгеләвенчә, тренингларның төп максатларының берсе булып эмпатияне (кызгану, кеше хәленә керү, мәрхәмәт күрсәтү) һәм эмоциональ интеллектны үстерү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International