ТКҮРКХ пациентлардан «кире элемтә» җыя

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

1нче һәм 2нче номерлы сырхауханәләр регистратурларында, консультатив-диагностика сырхауханәсендә, шулай ук стоматология сырхауханәсендә урнашкан «кире элемтә» планшетлары пациентларда популярлык казануларын дәвам итәләр. Үз тавышын калдыру һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү мөмкинлеге һәркемнең бар. Апрель ае эчендә электрон сораштыруда 200гә якын кеше катнашты. Аларның 56 % сырхауханә эшен «бик яхшы» дип атады, 28% – «яхшы» дигән бәя куйды. Пациентларның 16% «начар» дип бәяләде. Тавыш биргән пациентлар саны буенча 2нче номерлы сырхауханә лидер булды. Табиблар һәм шәфкать туташлары эше турында үз фикерләрен бик теләп язучылар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International