ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы елы чикләрендә Бөгелмә РҮХ сырхауханәсенең хезмәткәрләре «Кан басымыңны үлчә» дигән акция уздырдылар. Бөгелмә шәһ. Хади Атласи исемендәге 14нче гимназиядә ата-аналар җыелышы вакытында 22 кеше тикшерелде.

РФ Җәмәгать палатасында донор хәрәкәтенең үсешенә кертелгән өлеш өчен – «Катнашу (СоУчастие)» VI Бөтенроссия премиясе белән бүләкләүнең тантаналы церемониясе узды. «Регион –донор хәрәкәтенең лидеры» номинациясендә «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОна 1 урын бирелде. Кан донорлыгының бөтен мөһимлеген аңлап, Татарстан Республикасы күп еллар буе донор хәрәкәтен үстерүдә һәм популярлаштыруда –  алдынгы регион. ТР ССМ РКҮдә ел саен күп санлы донор акцияләре уздырылалар, яшьләр тартылалар, халыкның төрле катларында актив донорлыкны пропагандалау үткәрелә.

23 ноябрьдә Әлмәткә эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин килеп китте.Ул Әлмәт муниципаль районы дәвалау-профилактика оешмаларының баш табиблары белән очрашуда ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе вазыйфасына Вера Головинаны билгеләү турында боерык тавышландырды, торучының мәнфәгатьләренә карата гомуми медицина мәсьәләләрен чишкәндә бергәләп эшләүдә булышлык күрсәтергә сорау белән мөрәҗәгать итте.

2015 елның 17 ноябрендә ТР ССМ Республика клиник хастаханәсендә талакның кистасы буенча 46 яшьтәге З. авыручыга лапароскопик спленэктомияне хирурглар бригадасы ясады.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Нечкәбил» конкурс сайтында" (http://www.nechkebil.ru/) Татарстан гаиләләре фестиваленең катнашучылары өчен тавыш бирү тәмамлана. Конкурста медиклар гаиләләре дә катнашалар.

«2015–2016 ел. эпидемик сезонында грипп һәм КРВЙ белән авыручылар санын кисәтү буенча чаралар турында» мәсьәләсе буенча  видеоконференция тәртибендә муниципаль оешмалар белән республика селектор киңәшмәсе булды. Конференцияне Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов ачты.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХдә «Хәзерге заман күп профильле медицинасы оешмасында ашыгыч ярдәм  күрсәтү. Мәсьәләләр, бурычлар, үсеш юнәлешләре» дигән ашыгыч ярдәмнең оештыру һәм клиника бүлекләре буенча III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.

3нче номерлы урта гомуми белем мәктәбендә укучыларның сәламәтлек саклавының, прокуратураның, мәгарифнең, полиция бүлегенең эшчеләре, төрле дини конфессияләр вәкилләре белән җыелыш булды. Мәктәпчеләр өчен белем бирү семинары барышында тулы күләмдә наркомания һәм наркотик чараларны куллануның нәтиҗәләре турында, алкоголизм, тәмәке тарту, шулай ук экстремизм һәм терроризм мәсьәләләре яктыртылдылар. Мәктәпчеләр чыгыш ясаучыларны кызыксынып тыңладылар, видеосюжетларны игътибар белән карадылар, күп сораулар бирделәр. Җыелышта  128 мәктәпче булды. Очрашу тулы үзара аңлашу шартларында узды.


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә «Визуализация мәктәбе. Ультратавыш диагностикасы хәзерге заман табибының хезмәтендә» конференциясе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International