ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сүзләре буенча, сәламәтлек саклау системасы алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – күрсәтелгән медицина хезмәтләренең ала алырлыкларын һәм сыйфатларын күтәрү, дип исәпкә алырга кирәк.

Сәламәт ашау ункөнлеген уздыру – кечкенә пациентларның һәм аларның ата-аналарының игътибарларын бала тормышында дөрес ашауның беренче дәрәҗәлекле мөһимлеккә һәм зарарлы азыкларны чиктән тыш күп куллануның куркынычлыгына юнәлтергә.

КБМҮнең офтальмология хезмәте – оешманың дәвалау эшчәнлегендә яңа юнәлеш. Монда инде «җитлекми туган балаларның  ретинопатиясе» диагнозы белән балаларга операцияне уңышлы ясыйлар. Хәзер кылыйлыкны бетерү буенча хирургик операцияләр башландылар. Кылыйлыкны дәвалауның төп алымы – консерватив, нәтиҗә булмаса, оператив дәвалауга мөрәҗәгать итәләр. Кылыйлыкны оператив дәвалау, беренче чиратта, күзләрне симметрик урынга кайтаруга юнәлтелгән. Оператив тыкшыну  гомуми анестезия астында уздырыла. Операциядән соң стационар дәвалауда булу вакыты 3–4 көн тәшкил итә. Аннан соң хастаханәдән чыгудан соң дәвалауны амбулатор шартларда дәвам итәргә кирәк. Кылыйлык белән җәфаланган (аларның яшьләренә бәйсез) пациентларның күбесе үзләренең кыяфәтләре буенча психологик дискомфорт кичерәләр, һәм операция бу мәсьәләне чишәргә ярдәм итә. «КБМҮ» ДАССОда кылыйлыкны оператив дәвалауны 30-еллык эш тәҗрибәсе белән табиб-офтальмолог Азат Заһит улы Фәрхетдинов үткәрә. Бу елда 7 операция уңышлы үткәрелде.
Бөтенроссия «Колоректаль яман шешне дәвалауга мультидисциплинар караш» дигән конференцияне уздыру максаты – колоректаль яман шешне диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән белгечләрнең  медицина белемнәренең өзлексезлегенә булышлык күрсәтергә һәм дәрәҗәсен күтәрергә, онкопроктология өлкәсендә эксперт фикере белән алмашу өчен бердән-бер мәйданчык булырга. Чара чикләрендә белгечләр колоректаль яман шеш булган  пациентларны комплекслы дәвалау алымнары, карашлары белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышачак.                                                                           
Ел башыннан  Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санының күрсәткече 0,5 процентка кимеде. Шуның турында бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин ТР Министрлар Кабинетында игълан ителгән Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы чикләрендә республика чаралар программасының башлангыч йомгакларына багышланган брифингта сөйләде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бу елда күргәзмә эшендә Россиянең һәм чит илләрнең 15 регионыннан 80нән артык компания катнашачак. Катнашучылар дөньяның 19 иленең продукциясен тәкъдим итәчәкләр: Бөек Британиянең, Германиянең, Даниянең, Польшаның, Ирландиянең, Италиянең, Израильнең, Кытайның, Кореянең, Нидерландиянең, Россиянең, Словакиянең, Төркиянең, АКШ, Швециянең, Швейцариянең, Франциянең, Чехиянең, Япониянең.

15 октябрьдә Казанда II  Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашырганчы. Мэйо Клиникасы тәҗрибәсе» дигән конференция булачак. Россиянең һәм БДБ илләренең меңгә якын администраторлары дөнья экспертлары белән медицина хезмәтләренең сыйфатын күтәрүнең перспектив мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар.


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 392гә кимеде (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табуларга чакырулар исәбенә).  Чакырулар саны  янгыннар буенча – 2гә, бала табулар буенча – 9га, көчле миокард инфарктлары буенча – 8гә кимеде. Баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча чакырулар саны 3кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 197гә кимеде. 

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов эш визиты белән Чирмешән районына килеп китте. «Чирмешән РҮХдә» министрның беренче урынбасары гражданнарны сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча кабул итте. Кабул итүгә 6 кеше мөрәҗәгать итте. Яшәүчеләр аларны кызыксындыручы, льготалы даруларны язып бирүгә кагылучы, БРКХдә тар белгечләрдә махсуслаштырылган ярдәм алу турында сораулар бирделәр, шулай ук табибларга рәхмәт белдерергә килгән кешеләр дә булды. Визит барышында Сергей Осипов «Чирмешән РҮХ»  ДАССОның бүлекчәләрен әйләнеп чыкты, гомуми практика табибының кабинетларын карады, амбулатор карталарны алып бару белән, шулай ук халыкның диспансер төркеменең эше белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International