ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Джунтендо Университетында (Токио шәһ.)  симуляцион үзәккә бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп киттеләр. Джунтендо Университеты – 1838 елда оештырылган хосусый япон югары уку йорты. Университет максаты – медицинаның фәнни һәм гуманитар аспектларында яхшы төшенүче табибларны хәзерләү. Джунтендо Университеты 14 илнең 42 университеты белән партнер килешүләргә ия. Джунтендо Университетының медицина буенча директоры Араи Хаджимэ кунаклар өчен медицина симуляторлары һәм башка интерактив компьютерлаштырылган җиһазлар белән куллану буенча презентация уздырды.

Мәгълүматлар өчен: Казан федераль университетына визит чикләрендә япон делегациясенә «ЭЙДОС-Медицина» ЧҖҖ производствосының Татарстан техникасы нигезендә Джунтендо Университетында (Япония) симуляцион үзәкне оештыру турында карар тавышландырылды. 2015 елның октябрендә тиешле үзәкнең ачылуы булачак. Үзәкне оештыру  Джунтендо Университетының директорлар советында расланды, 2015 елның сентябренең азагына кадәр урынга урнаштыру һәм хәрәкәткә китерү-көйләү гамәлгә ашырылды.

ТР Президентының матбугат хезмәте

Конференция эшендә 100дән артык табиб: ТР һәм РФ төрле районнарыннан офтальмологлар, офтальмохирурглар, оптометристлар – катнашты.

Өлкән кешеләрнең ункөнлеге чикләрендә 3нче номерлы Әлмәт сырхауханәсендә зур бәйрәм үткәрелде.

4
октябрь, 2015 ел
якшәмбе

 

«Тошиба корпорейшн» компаниясенең президенты һәм генераль директоры Масаси Муромати белән бүген Киото шәһ. (Япония) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минңнеханов очрашты. Шулай ук очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары –информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Президентының ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов,, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Казан федераль университетының ректоры Илшат Гафуров, «ICL-КПО ВС» генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минңнеханов ел саен була торган «Фән һәм технологияләр җәмгыяттә» (Science and Technology in Society) дигән халыкара форумның (Киото шәһ., Япония) ачылу церемониясендә катнашты. Исегезгә тешерәбез, ТР Президенты эш визиты белән (2015 елның 4–5 октябрендә) Япониядә. Делегация составында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да бар.


2
октябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан сәламәтлек саклау ветераннарын бүген өлкән кешеләр ункөнлеге чикләрендә тәбрикләделәр. Ветераннар өчен чын бәйрәм оештырылды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупцион юнәлешле фактлар турында мәгълүмат республика гражданары калдыра ала торган ышаныч телефоннары эшлиләр: 231-79-44 (дүшәмбе-җомга, 09 сәгатьтән башлап 18 сәгатькә кадәр). Шулай ук коррупцион эшчәнлек фактлары турында смс җибәрү өчен тәүлек буе эшли торган номер бар: 89274188159. Тәфсилле мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында коррупциягә каршылык бүлегендә (minzdrav.tatarstan.ru) урнаштырылган. Шулай ук Татарстан оешмаларында коррупцион фактлар турында хәбәр «Народный контроль (Халык тикшерүе)» дигән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) калдырырга була.

ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең Районара һәлакәт медицинасы хезмәте үзәгенең эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатында 1 октәбрьдә районара киңәшмә булды. Очрашуның катнашучылары: ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең вазыйфасын башкаручы Вера Головина, Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең җитәкчесе Ирина Исаева, оештыру-методик консультатив эш бүлегенең мөдире Лилия Чалая, ТР ГОның медицина хезмәте бүлегенең башлыгы Илдар Мостафин, районара Һәлакәт медицинасы хезмәтенә беркәтелгән медицина оешмаларының баш табиблары, дәвалау эше буенча, сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасарлары, провизорлар, баш шәфкать туташлары, ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең (бүлекләренең) баш фельдшерлары, ГО буенча җаваплы урындагы кешеләр.

Сердечно-сосудистые заболевания угрожают человеку и являются основной причиной преждевременной смерти. Девиз Всемирного дня сердца, проводимого в конце сентября: «Здоровый выбор для здорового сердца всегда и везде». Как жить правильно, чтобы снизить риск сердечно-сосудистых заболеваний? Об этом вела диалог с пациентами, находящимися на стационарном лечении в медсанчасти ОАО «Татнефть» и г. Альметьевска, заведующая первым кардиологическим отделением Диляра Тагирова.


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Грипп көчле респиратор вируслы авыруларга кагылышлы һәм еш өзлегүләр үсешен китерә. Гриппка бирүшенчәнлек гомуми. Грипп профилактикасының нәтиҗәле чарасы – вакцинацияләү. Исегездә тотарга мөһим:  вакцинацияләштерү эпидемия башланганчы максатчан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International