КБМҮнең Балалар хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире Николай Новиков һәм аның хатыны, хирургиянең шәфкать туташы Елена Новикова «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция тәртибендә «2015 елның Iнче яртысында ВИЧ-йогышны мониторинглау» дигән республика семинар–киңәшмәсе булды.
Иртәгә, 9 июльдә 10.00 сәг. «Татар-информ» МАгы Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының (ДЧ) катнашучыларын һәм кунакларын медицина тәэмин итүгә багышланган пресс-конференция уздыра. Журналистларның сорауларына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина җавап бирәләр. Чара Казан шәһ., Декабристлар ур., 2, брифинг-залы (1нче кат) адресы буенча булачак. Аккредитацияләүнең эл.адресы: pr@tatar-inform.ru
«Кама Аланы район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы булып Лилия Әбдрәхимова билгеләнде. Электә ул «Л.Я. Карпов исемендәге Химик завод» ААҖ санаторий-профилакториенең баш табибы вазыйфасын башкарды. 1994 елда Лилия Фәрит кызы «дәвалау эше» белгечлек буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлады. Аннан соң ул һөнәри дәрәҗәсен өзлексез күтәрде. Аның дәвалау оешмаларында эшенең зур тәҗрибәсе бар. Ул участок табибы, табиб-терапевт, фтизиатр, баш табибның сырхауханә эше буенча урынбасары булды. Фәрит кызы Лилияне ТКМРның Сәламәтлек саклау идарәсендә баш табибларның атналык планеркасында тәкъдим иттеләр һәм ТР ССМ ТКМРның Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиевтан аңа уңышлар теләү сүзләре белән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Хастаханә бинасы 1999 елда эксплуатациягә тапшырылды. Шул вакыттан бирле аңа капиталь ремонт бер вакыт та ясалмады. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты белән бүлеп бирелгән, төзү-монтаж эшләргә юнәлгән максатлы акчалар билгеләнгән срокларда тулы күләмдә үзләштерелделәр. Хәзер кечкенә шәһәрдә торучы балалар медицина хезмәтләрен хәзерге заман бүлектә ала алачаклар.
Июльдә Татарстанда РКХнең акушерлык корпусы (24 июньнән башлап 2 августка кадәр), шулай ук Әгерҗе (29 июньнән башлап 12 июльгә кадәр), Баулы (1 июньнән башлап 31июльгә кадәр), Мамадыш (6 июльдән башлап 19 июльгә кадәр) һәм Балтач (1 июльдән башлап 15 июльгә кадәр) районнарының бала табу бүлекләрен агымдагы йогышсызландыруга ябачаклар. Августта 2нче номерлы РКХ акушерлык корпусы (10 августтан башлап 10 сентябрьгә кадәр), шулай ук Әлки (3 августтан башлап 17 августка кадәр), Яңа Чишмә (17 августтан башлап 31 августка кадәр), Сарман (3 августтан башлап 17 августка кадәр) районнарының бала табу бүлекләре һәм Бөгелмә районының бала табу йорты йогышсызландыруга ябылачаклар. Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 2нче номерлы бала табу йорты 7 августтан башлап 4 сентябрьгә кадәр йогышсызландыруга ябылачак.