ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга

27.03.2015 ел. 8.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 8 кеше ята. Аларның 2се – уртача авыр хәлдә, 6сы – канәгатьләнерлек хәлдә. 7нче номерлы ШКХдә – 3 кеше; РКХдә – 2 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 3 кеше. Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.

25 –26 мартта ТР төньяк-көнчыгыш регионының «Гамәли медицина өчен неврологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән икенче фәнни-гамәли симпозиумы Түбән Камада узды. Аның эшендә Түбән Каманың, Яр Чаллының, Алабуганың, Чистайның, Казанның неврологлары, гомуми практика табиблары, ДФК, мануаль терапия табиблары, рефлекс терапевтлары һәм башкалар катнашты.

26 мартта РКХдә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин катнашуында Галимнәр советының утырышы булды. Чарада катнаштылар: РКХнең баш табибы Р.Ф.Гайфуллин, Галимнәр советының әгъзалары, ФТЭ фәнни төркемнәренең җитәкчеләре һәм РКХнең фәнни-тикшеренү бүлегенең хезмәткәрләре.

2015 елның 26 мартында «2нче РКХ» ДАССОның 2нче терапия бүлегендә пациентларны, матди кыйммәтле әйберләрне эвакуацияләү һәм янгын учагын бетерү буенча укыту-күнектерү дәресе уздырылды.

25 мартта Республика клиник онкология диспансерының 2014 елда эшчәнлегенә йомгак ясалды. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында йомгаклау медицина советы булды.

Акушерлыкта иң авыр өзлегүләрнең берсе – бала тудырганнан соң кан агуы. Бала тудырганнан соң кан агуларны туктату буенча хәзерге заман кулланмалар вакыйгаларның адымлы үсешен, медикаментоз препаратларны кулланудан башлап һәм хирургия алымнары белән тәмамлап алдан исәпкә алалар. Алымнарның берсе – идарә ителә торган баллон тампонаданың куелышы.


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Шәфкать. Бу сүз безнең тормышка тагын да тирәнрәк керә. Иң мөһиме, ул ешрак тавышлана башлады гына түгел, ул эш белән раслана башлады.

18 мартта Н.И. Пирогов исемендәге РМТМУда (Мәскәү шәһ.) студентларның һәм яшь галимнәрнең «Нестеров укулары» дигән III Фәнни-гамәли конференция булды. Ревматология буенча клиник очраклар конкурсында РКХнең яшь галимнәре һәм табиблары Садрыйева А.А. һәм Протопопов М.С. катнаштылар.
«ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОның эш төркеме бюро башлыгы Марат Тимерҗанов, суд-химия бүлегенең мөдире Наталия Хабиева һәм суд-химия бүлегенең табиблары суд-медицина экспертлары составында Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһ. суд-медицина экспертизасы бюросына килеп киттеләр.

26.03.2015 ел. 8.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 8 кеше ята. Аларның 2се – уртача авыр хәлдә, 6сы – канәгатьләнерлек хәлдә. 7нче номерлы ШКХдә – 3 кеше; РКХдә – 2 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 3 кеше.

Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International