ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2015 ел
сишәмбе

31.03.2015 ел. 16.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 3 кеше ята. Аларның 1се – уртача авыр хәлдә, 2се – канәгатьләнерлек хәлдә. 7нче номерлы ШКХдә – 1 кеше; РКХдә – 1 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 1 кеше.

Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.

2015 елның 2 апрелендә «ТР ССМ БРКХ» ДАССОда «Педиатриядә интенсив терапия һәм анестезиология» темасы буенча «Педиатр көне» дигән Республика семинар-киңәшмәсе узачак. Уздыру урыны: 2нче номерлы дәвалау корпусы, 1нче кат, «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның китапханә-мәгълүматый үзәге.

Әлмәтмуниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясенең үз вакытында уздырылган утырышларының бөтен карарлары шәһәрдә һәм районда наркошартларны сәламәтләндерүгәюнәлгән. Файдалы мәгълүмат белән уртаклашу һәм профилактика эшенең алдагы тактикасын билгеләү буенча чираттагы эш очрашуы район җитәкчесенең урынбасары Марат Гыйрфанов рәислегендә узды.
Бу ял көннәрендә КБМҮнең Балалар хастаханәсе янындагы скверда уен шәһәре «үсеп чыкты». Конструкция югары ышанычлык белән аерылып тора һәм хәвефсезлекнең бөтен нормаларына туры килә.

3 ел буе медицина ярдәмен күрсәтүдә һәм пациентларның хәвефсезлеген тәэмин итүдә клиниканы халыкара стандарларга китерү буенча тырышлык сорый торган эш алып барыла.

 
Халыкара сертификацияләүгә «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ТР ДАССОның хәзерләнүе 2012 елда башланды. Ел саен халыкара экспертлар хастаханәнең коллективы белән бергә хәзерләнү эшенең төрле этапларында уздырылган чараларның нәтиҗәлелеген бәялиләр һәм киләчәк камилләштерүләрнең планына төзәтүләр кертәләр.
 

JCI сертификациясен уздыруга хәзерлекне иҗтимагый сәламәтлек саклау магистры Екатерина Стромова бәяләде.

 Консультант JCI аккредитациясе медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшыртырга омтылучы медицина оешмалары өчен «алтын стандарт» булып тора дип билгеләде. Бүгенге көнгә АМЯХнең хезмәткәрләре JCI экспертының  беренче визиты мизгеленнән бик зур эш эшләделәр. Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» ТР ДАССОсы – дәвалау оешмаларының дөньяда иң яхшысы дип, уртаклашты эксперт.

30
март, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 26 мартында Лениногорск шәһәрендә «терапевтлар һәм гомуми практика табиблары өчен ревматоид артрит буенча практик мәктәп» дигән мастер-класс булды. Мәктәптә Лениногорск районының табиблары һәм фельдшерлары, Азнакай һәм Әлмәт районнарының табиблары катнаштылар.

30 мартта Казан ДМУда квалификацияне күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча медицина оешмалары җитәкчеләренең финанс-икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасарларын укыту башланды.

30.03.2015 ел. 16.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 3 кеше ята. Аларның 1се – уртача авыр хәлдә, 2се – канәгатьләнерлек хәлдә. 7нче номерлы ШКХдә – 1 кеше; РКХдә – 1 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 1 кеше.

Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.


27
март, 2015 ел
җомга
Бүген «Кремль астындагы» Казан онкология диспансерына 50 яшь тула. Бу очрактан 27 мартта 16.00 сәг. «Казан» МКҮдә бу вакыйгага багышланган тантаналы чаралар узачак.

2015 елның 26 мартында Чистай шәһ. РҮХдә «Казанның терапевтлар мәктәбе» чикләрендә «Гастроэнтерологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International