2015 елның 1 апрелендә «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПда «2014 елның йомгаклары буенча Татарстан Республикасының медицина оешмаларында хезмәтне саклау һәм янгын хәвефсезлегенең халәте» темасы буенча видеоконференция тәртибендә республика селектор киңәшмәсе булды.
02.04.2015 ел. 8.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 3 кеше ята. Аларның 1се – уртача авыр хәлдә, 2се – канәгатьләнерлек хәлдә. 7нче номерлы ШКХдә – 1 кеше; РКХдә – 1 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 1 кеше.
Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.Яр Чаллыныңмедицина көллияте җирлегендә Фән һәм медицина – яшьләрнең күз карашы дигән Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү оешмалары студентларының уку-тикшеренү эшләренең республика конкурсы узды. Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Конкурсның җиңүчеләре «Күнегү чаралары белән студентларның уку стрессларын коррекцияләү» темасы буенча уку-тикшеренү эшен тәкъдим иткән Бөгелмә медицина училищесының студентлары Альбина Мөстәфина һәм Альбина Гайсина булдылар. Конкурста 2нче урынны Түбән Кама медицина көллиятенең студенткасы Динә Зарипова алды. Өченче урынны Казан медицина көллиятенең студентлары Лилия Сабитова һәм Эльвина Касыймова алдылар.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин кушуына ярашлы РММАҮ җирлегендә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең химаясендә булган «Авырулар һәм үлемнәр санын кодка салу вакытында АХК-10 (МКБ-10) белән куллану» программасы буенча тематик камилләштерү циклы 30 мартта башланды.
Укуны уздыралар: РФ ССМ «Үзәк фәнни-тикшеренү институты» ФДБОның әйдәүче фәнни хезмәткәре, РФнең авыруларны классификацияләү буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (БССО) Хезмәттәшлек итү үзәгенең баш эксперты, м.ф.к. Вайсман Д.А, « Н.А.Семашко исемендәге иҗтимагый сәламәтлекнең Милли фәнни-тикшеренү институты» ФДБФОның баш фәнни хезмәткәре, Россиядә БССОның Хезмәттәшлек итү үзәгенең җитәкчесе, м.ф.д. Черкасов С.Н.
Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Укытуны районнарда киләсе укуны оештыру өчен медицина оешмаларында үлем сәбәпләрен кодка салу өчен җаваплылар (тьюторлар) уза.
Лекцияләрнең on-line трансляциясе оештырылган.2015 елның 3 һәм 4 апрелендә ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә ТР ССМ РКОДның баш табибы, профессор Р.Ш.Хасанов җитәкчелегендә «Аугментацион маммопластикага керү юллары» дигән III интенсив курс булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләренең ассоциациясе Идарәсенең рәисе Р.И. Туишев «Ингостстрах» АСАҖге белән ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациянең әгъзалары булган табибларның һөнәри җаваплылыгын страховкалау шартнәмәсенә имза куйды. Медицина эшчәнлеген тормышка ашыру хокукына лицензияләрендә күрсәтелгән эшчәнлекнең төрләре исемлегенә ярашлы медицина эшләрен һәм хезмәтләрен үтәүне үзенә керткән табиб медицина эшчәнлеге страховкалана.
Тактик-махсус өйрәнүләр Яр Чаллының тимер юл вокзалында уздылар. Өйрәнүләрдә транспорт полициясе, ГТХМ, ЭЭИ, ТР ССМның Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» катнаштылар.
01.04.2015 ел. 8.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 3 кеше ята. Аларның 1се – уртача авыр хәлдә, 2се – канәгатьләнерлек хәлдә. 7нче номерлы ШКХдә – 1 кеше; РКХдә – 1 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 1 кеше.
Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.
Яр Чаллының туберкулезга каршы диспансерының хезмәткәрләре ТР ССМның Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе булышлыгында Туберкулез белән көрәшү көненә багышланган шәһәр акциясен уздырдылар.