ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Аны башкалада инде 50 мең кеше үтте. Ләкин  тикшеренүгә күбесе теләмичә генә бара. Нәкъ менә диспансерлаштыру күп авыруларны башлангыч стадияләрендә ачыкларга мөмкинлек бирә, шул исәптән онкология авыруларын да. Бүген республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы «Журналистлар күзлегеннән чыгып диспансерлаштыру» дигән акцияне үткәрде.
Тулырак мәгълүмат «Казан» ТРК корреспонденты Диана Богомолова сюжетында:
Тереза Ананың тормыш турында әйткән 18 васыяте исәбендә шундые да бар: «Гомер – сәламәтлек, аны саклагыз». Һәр дәвалау – профилактикалау оешмасының төп бурычы – кешеләрне коткару һәм аларның сәламәтлеген саклау. Әлмәт ДПОсы үзенең төп функциясен ничек үти, нинди проблемаларны чишәргә кирәк, медицина эшчеләре коллективларына ничек булышлык күрсәтергә, пациентлар иминлеге өчен нинди максатлы Программалар бар һәм алар ничек эшлиләр, - боларның барысы да районның беренче шәхесенең, шулай ук теле һәм фотокамераларның объективларының күзәтүе астына керделәр.
Инфузион дәвалауны уздыруда катнашучы урта медицина персоналы, РКХнең шәфкать туташлары хезмәтләренең җитәкчеләре, процедура кабинетларының, хастаханәнең анестезиология һәм реанимацияләү бүлегенең шәфкать туташлары квалификацияне күтәрү буенча практик курста катнаштылар. Бу курс чикләрендә инфузион дәвалау пациент һәм шул катлаулы алымны ясаучы медицина персоналы өчен хәвефсезлек позициясеннән карала.

Наркополицейскийлар Татарстанда бөтен торучыларны донорлык хәрәкәтенә кушылырга чакыралар. 18 яшьтән узган һәр теләгән һәм медицина буенча каршы күрсәткечләре булмаган кеше кан һәм аның компонентларына мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итә ала.

Кан бирү организмга тулаем алганда яхшы тәэсир итә. Бу – йөрәк-кан системасының авыруларын, атеросклерозны, подаграны, бавыр эшчәнлегенең бозылуын һәм башка авыруларны профилактикалау. Моннан тыш, кан югалтуга җайлашкан булганлыктан, донорның бәхетсезлек очраклары вакытында исән калуга ышанычы күбрәк.

12
август, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Казанда, Себер тракты урамында Совет мәйданы тукталышы янында ЮТҺ булды.

Шәһәрнең маршрутлы автобусының троллейбус белән бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше (автобус пассажирлары) зыян күрде. ЮТҺ урынына Ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы чыкты.

Өч зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә 7нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә урнаштырылды, икесе медицина ярдәмен күрсәтүдән соң канәгатьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.

11
август, 2014 ел
дүшәмбе
4 августтан башлап 10 августка кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 7688 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1647 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1095 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 50 тапкыр чыктылар. Шул юл-транспорт һәлакәтләрендә 49 кеше зыян күрде, 32 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 очракта  кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 104 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5881 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 68, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 200.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 132гә артты (бәхетсезлек очраклары һәм медицина эвакуациял
әү исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча 17гә, көчле миокард инфарктлары буенча 24кә кояш һәм эссе сугу буенча 2гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 225кә артты.  Янгыннар буенча чакырулар саны 1гә, ЮТҺ буенча – 6га кимеде.
Сәламәтлек хезмәте
Аның скрипкачы буласы, зур оркестрда уйныйсы килә иде. Хыялы чынга ашты, ләкин инсульт аркасында шатлыклы киләчәккә нокта куелды. Хәрәкәте чикләнгән сул кул кыл инструментларында тавыш чыгару өчен кулланыла торган кыллар тарттырылган таякны нык һәм шул ук вакытта йомшак итеп тота алмый иде инде … Әмма ул барыбер бирешмәде һәм музыканы ташламады. Бүген ул көйләүче булып эшли, «скрипка»ны ишетү сәләтенең камил булуы аркасында ул югары класслы һөнәр остасына әйләнде. Кулын озак, интектергеч күнегүләр ясап тыңлатты. Ә якынча бер ел элек РКХнең нейрохирурглары аңа затлы бүләк бирделәр, шул бүләк ярдәмендә аның хәрәкәтләренең саны күп тапкырга артты...

Реабилитация, онкология, радиология һәм телемедицина мәсьәләләрен әйдәүче Германиянең һәм Россиянең медицина белгечләре теориягә генә түгел, ә практикага да нигезләнеп тикшереп карый алдылар. Вальтер Шеель исемендәге III форум чикләрендә башкаланың кунаклары «Медицина фәне үзәге» дигән медицина стимуляторларының инжиниринг үзәгендә һәм Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда булып киттеләр.


10
август, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Зәй районында, Зәй шәһәреннән 5 километр ераклыкта ЮТҺ булды.

 2 җиңел автомобильнең бәрелешүе нәтиҗәсендә 7 кеше, шул санда 1 бала, зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр «Зәй РҮХ» ДАССОна тапшырылды: 3 кеше уртача авыр хәлдә хастаханәгә урнаштырылды, калган 4 кеше, шул санда бала, тикшерелде һәм амбулатор дәвалауга җибәрелде.
 
ЮТҺ урынына Зәй ашыгыч медицина ярдәменең 3 бригадасы чыкты.

9
август, 2014 ел
шимбә
Саба районында, Саба – Теләче автоюлында ЮТҺ булды.

2 җиңел автомобильнең бәрелешүе нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләрне: уртача авыр хәлдәге 5 кешене Саба ашыгыч ярдәме бригадасы, авыр хәлдәге бер зыян күргән хатынны Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең бригадасы РКХнең травмаүзәгенә тапшырдылар.

 ЮТҺ урынына Саба ашыгыч ярдәменең 2 фельдшерлык бригадасы һәм Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең 1 бригадасы чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International