Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
КДМУда нейрофәннәр өлкәсендә көнүзәк проблемаларны өйрәнүгә багышланган инновацион белем бирү программаларын тормышка ашыру тәмамланды - «Молекуляр физиологиядән башлап патологиягә, клиникага һәм дәвалауга кадәр сәламәт һәм авыру ми». Бу программаны тормышка ашыру «Алгарыш» ТР Хөкүмәте грантының булышуы ярдәмендә мөмкин булды.
2014 елның 28 апреленнән башлап 30апреленә кадәр кан һәм кан компонентларының донорлары саны 778 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 205 кеше, кабаттан баручылар – 573 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 778 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 778 литр. Донор көннәре Туполев исемендәге КБда һәм КФТРЭИда (КНИИРЭ), 224 донор катнашуы белән ГИБДДда «Автомотодонор» акциясе (эшнең күчмә формасы) уздырылдылар.
Күрсәткән хезмәте һәм ведомствоара тәэсир итешүне оештырганы, гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыруда Россия ГТХМынаәһәмиятле ярдәм күрсәткәне өчен Россия ГТХМының күкрәк билгесе белән «Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» дәүләт үзидарәле сәламәтлек саклау оешмасының идарә итүнең автоматлаштырылган системалары бүлегенең электрон-хисаплау һәм исәпләү машиналары операторы Ирина Николай кызы Баранова бүләкләнде.
Бүген үз һөнәри бәйрәмнәрен безнең күбебезне кайгыртучан куллары белән дөньяга китерергә ярдәм иткән кешеләр билгеләп үтәләр. Инде егерме елдан артык рәттән 5нче май Халыкара акушерлар көне булып санала. Бәйрәм идеясын 1987нче елда Нидерландыда конференциядә Халыкара акушерлар ассоциациясе тәкъдим итте. Рәсми бәйрәм статусын бу көн 1992нче елда гына алды. Бүген ул илледән артык илдә, шул исәптән Россиядә дә билгеләнеп үтелә.
Казанда 2014 елда ТР дәүләт сәламәтлек саклауның оешмаларына эшкә кабул ителгән табиблар-белгечләр һәм клиник-лаборатор диагностикалау табиблары тарафыннан ТР Хөкүмәтенең грантларын алуга беренче конкурсны уздыру буенча комиссия утырышы булды.
Комиссия 17 табибның конкурс мәгълүматларын тикшерде. Беренче конкурс нәтиҗәләре буенча 11 табибка, шул исәптән бер табибка – медицина фәннәре кандидатына, торак шартларын яхшыртырга грантлы булышуны бирү турында карар кабул ителде.