ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Казан медуниверситетында ректор һәм Гыйльми совет әгъзаларын сайлау булды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты дип ЮУЙның «Татар-информ» ИА хәбәр итте.

КДМУ ректоры постына өч кандидат: квалификацияне күтәрү һәм кадрларга яңадан һөнәри белем бирү факультеты деканы, профессор Н.Әкрәмов, медицина-профилактика факультеты деканы, профессор И.Мостафин һәм хәзерге КДМУ ректоры, профессор А.Созинов – дәгъва иттеләр.

Әкрәмов үз кандидатурасын тавыш бирү алдыннан алды. Ә Мостафин һәм Созинов ЮУЙ үсешенең төп юнәлешләрен, максатларын һәм мәсьәләләрен күрсәтеп программалы чыгышлар ясадылар. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш А.Созинов өчен бирелде. Ул бөтен анда булган кешеләргә үз кандидатурасын яклаган өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук конференция делегатлары яңа Гыйльми совет әгъзаларын сайладылар. Совет составына ТР сәламәтлек саклау министры А.Вафин, 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибы М.Садыйков һәм КДМУның медицина-фармацевтика колледжы директоры Н.Мусин керделәр.

Татарстан Республикасында беренче тапкыр Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» ТР ДАССОсының рентгенохирургия бүлеге шартларында онкология бүлегенең 75 яшьлек Н. исемле пациентының бавырындагы яман шешенә химиоэмболизацияясалды.
Моңа кадәр пациент ашказаны авыртуы белән комплекслы дәвалау үткән иде. Әмма соңгы тикшеренү вакытында бавырының 8нче сегментында авыруның икенчел чыганагы ачыкланган иде. Шуның белән бәйле, табиб-рентгеноэндоваскуляр хирург Заһидуллин Булат Искәндәр улы һәм табиб-онколог Макаров Николай Николай улы җитәкчелегендә рентгенангиохирурглар бригадасы яман шешне тукландыручы кан тамырын селектив химиоэмболизацияләү методикасын кулланды. Шешне тукландыручы кан тамырына «Доксорубицин» химиопрепараты белән туендырылган эмболизияләүче материалның эремәсе кертелде.
Бу методиканы кертү атналык видеоконференцияләрнең берсендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин куйган йөкләмәне үтәү булып тора.
Үткәрелгән кысылыштан соң пациент «АМЯХ» ТР ДАССОсының онкология бүлегенең палатасына күчерелде.

2014 елның 31 мартыннан башлап 4 апреленә кадәр кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1356 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 364 кеше, кабаттан баручылар – 988 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1356 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1356 литр.

Әле алар 60 кына. Үз балаларының бер төсле авырулары белән берләшкән 60 гаилә. Иртә балалар аутизмы. Шундый диагнозлы балалар тышкы яктан үзләренең яшьтәшләреннән бер дә аерылмаска мөмкин, ләкин аларның нечкә рухи төзелеше тышкы дөнья белән аралашуны шактый кыенлаштыра. Еш кына аутизмлы бала өчен дөнья белән нинди булса да үзара тәэсир итешү – авыр сынау. Аларның һәрберсенең, аңа керү кайвакыт иң якын кешеләргә – әнисе һәм әтисе өчен дә авырлашкан, үзенең аерым бер дөньясы. Бер ел элек мондый балаларның инициативалы ата-аналары үз тырышлыкларын авыр тормыш хәлендә үзара булышу өчен берләштерделәр. Шулай, 2013 елның 26 апрелендә Яр Чаллыда «ОСОБЫЙ МИР ( ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДӨНЬЯ)» дигән АУТИЗМЛЫ ҺӘМ ҮСЕШНЕҢ БАШКА ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ БУЛГАН БАЛАЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮ ҖИРЛЕ ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ОЕШМАСЫ барлыкка килде.

31 марттан башлап 6 апрелгә кадәршәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 8077 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1054 чакыру. Медиклар 935 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 34 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 35 кеше зыян күрде, 1 - үлем нәтиҗәсе белән, 25 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгынларга медиклар 12 мәртәбә чыктылар.

Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 88 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар сәбәпле 6421 чакырулар эшләнде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 77 көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 203.


4
апрель, 2014 ел
җомга

1948 елда ДССО нигезләнүенең еллыгын билгеләп үтү йөзеннән ел саен 7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлеккөне билгеләнеп үтелә. Ел саен Дөньякүләм сәламәтлеккөне өчен җәмәгатьчелек сәламәтлек саклавының нинди дә булса приоритетлы өлкәсен яктыртучы тема сайлана. Бу көндә бөтен берләшмә кешеләре сәламәтлекләрен яхшыртырга булыша ала торган чараларда катнашу өчен мөмкинлек алалар.
2014 елдагы Дөньякүләм сәламәтлек
көненең темасы - трансмиссив авырулар. Кешеләргә һәм хайваннарга йогучы бик күп төрле паразитларны һәм авыру барлыкка китерүче микроорганизмнарны йоктыру өчен җаваплы булган озынборыннар, москитлар, кандалалар, талпаннар кебек йогыш таратучыларның иң киң таралганнарының кайберләренә игътибар биреләчәк. Шулай итеп, мәсәлән, озынборыннар малярияны һәм денге дигән авыруны гына түгел, лимфа филяриозын, чикунгунью дигән авыруны, япон энцефалитын һәм сары бизгәкне дә йоктыралар.

Дөньякүләм сәламәтлек көненә туры китерелгән ункөнлек белән бәйле булган чаралар чикләрендә 2014 елның 1нче апреленнән 10ысына кадәр Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районы администрациясе булышлыгында инде икенче тапкыр «Мин сәламәтлекне сайлыйм!» дигән район викторинасы үз сәламәтлегеңә җитди карашны формалаштыру, спорт белән шөгыльләнүгә, рациональ туклануга, шәхси гигиенага, шулай ук беренче медицина ярдәмен күрсәтә белүгә игътибар җәлеп итү максаты белән үткәрелә. Сайлап алу туры 2014 елның 2нче апреленнән 8енә кадәр белем бирү оешмасы территориясендә, ахыргы тур 2014 елның 10 апрелендә «Тин-клиник» территориясендә үтә.
Сайлап алу турында 119нчы Урта гомуми белем бирү мәктәбе (УГББМ) (СОШ) МБББОның, 54нче УГББМ МБББОның, 62нче УГББМ МБББОның, 10нчы гимназия МБББОның, 36нчы гимназия МБББОның 8нче сыйныфларында укучы балалар катнашалар.
Викторинаны үткәрүгә 54нче, 115нче һәм 60нчы мәктәпләрдә укучылар саныннан «Тин-клиник» волонтерлар отряды тартылган.
Сайлап алу туры беткәч «Тин-клиник» территориясендә «Мин сәламәтлекне сайлыйм!» викторинасының ахыргы станция уеннарында катнашачак 3әр укучылы 5 төркем билгеләнәчәк. Балаларга 6 станцияне - «Мәгълүматый», «Спорт», «Психология», «Беренче медицина ярдәме» һәм «Сәламәтлек» станцияләрен үтәргә кирәк булачак. Станцияләрнең һәрберсендә балаларны аларның яшьтәшләре-волонтерлардан мавыктыргыч биремнәр көтәләр. Моннан тыш, балалар өйгә бирелгән биремне үтәргә тиеш булачаклар - сәламәт яшәү рәвешенең көнүзәк темаларының (чипсыларның һәм кипкән ипи кисәкләренең (сухарик), газлы суның, мобиль телефонның, компьютерның, автомобильнең зарары һәм файдасы) берсенә видео-презентация яклау.
Нәтиҗәләр буенча билгеләнгән җиңүчеләр Авиатөзелеш районы администрациясенең призлары - «Триумф» спорт комплексына абонементлар белән бүләкләнәчәкләр.

ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин «Эфир» телеканалында «Тема» программасында катнашты. Тапшыру барышында кадрлар җитешмәү, ТРда күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфаты кебек мәсьәләләр күтәрелде, шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәтенең эше турында һәм Казанда, һәм тулысынча Республика буенча, онкология авыруларының санын киметү өчен нәрсә эшләнүе турында сөйләделәр.

 

Травматологиядә һәм ортопедиядә микрохирургия, ә аеруча төрле җәрәхәтләрдән соң кулны һәм кул чугын төзәтү һәм реконструкцияләү вакытында, бөтендөнья медицинасында иң катлаулы дәвалау процедураларының берсе булып санала. Кул чугының функцияләрен төзәтү, аның тышкы күренешен яхшырту буенча оператив тыкшынулар хирургның киң һәм махсус белем алуын, югары осталыгын һәм, әлбәттә, операция бүлмәләренең иң хәзерге заман медицина техникасы белән җиһазлануын таләп итә.

«7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 2нче травматология бүлегенең хирург-табиблары белән бүгенге көнгә югары технологияле операцияләрнең рәте: васкуляризацияләнгән тире пластикасы, аяк-кулларның авыр җәрәхәтләнүләр вакытында аутонерв пластикасы, микрокантамырлар хирургиясе кебек һәм башкалар – кертелгән. Үз эшләрендә бүлекнең хирурглары 7нче ШКХнең яңа хирургия корпусын төзеп бетергәннән соң урнаштырылган алдынгы хәзерге заман медицина техникасын кулланалар.

Бүгенге көнгә 7нче ШКХнең микрохирурглары күп нәрсәдә үз осталыкларын даими кәмилләштерү, шулай ук яшь белгечләрне тарту буенча дөрес итеп уздырыла торган сәясәт аркасында, бү өлкәдә алдан баручыларның берсе дип саналалар.

2014 елдан Россиядә ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру өчен яңа кыска номерларга этаплы күчү башлана. Шушы елның гыйнварында Элемтә һәм масса-күләм коммуникацияләр министрлыгының ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыруның өч урынлы телефон номерларын кертү турында «Россия системасына һәм номерлау планына үзгәрешләр кертү турында» 2013 елның 20 ноябреннән 360нчы боерыгы көченә керде.

«Ашыгыч ярдәмне» чакыру шәһәр телефоныннан яисә кәрәзле телефоннан тәүлек буена түләүсез «103» номеры буенча үтәлә. Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. 

Ашыгыч медицина ярдәме авырулар, бәхетсез очраклар, агулану һәм ашыгыч медицина тыкшынуын таләп иткән башка хәлләр вакытларында күрсәтелә. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «103» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International