ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин «Тәтеш ҮРХ» ДАССО коллективы белән очрашты һәм моңа кадәр халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары булып эшләгән «Тәтеш ҮРХ» ДАССОның яңа баш табибы Салаватуллин Ринат Рәхимҗан улы белән таныштырды.

Кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыгы үсеше программасы кысаларында Казанда  2013 елның 17 һәм 18 сентябрендә Казан дәүләт энергетика университеты җирлегендә «Донорлы балигъ булу көне» донор акциясе үтте.

18 сентябрьдә Тәтеш муниципаль районының Удельное Нечасово авылында халкы 120 кеше булган бер авыл җирлеге пунктына хезмәт күрсәтүче чираттагы модульле фельдшер-акушер пункты ачылды. Удельное Нечасово авылында  фельдшер-акушер пункты ачылу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, Тәтеш муниципаль районы башлыгы В.С.Чершинцев, «Тәтеш ҮРХ» ДАССОның баш табибы Р.Р.Салаватуллин катнаштылар.


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Безнең тиз үсеш алучы гасырда төрле өлкәләрдә казанышлар һәм эшләп чыгарган әйберләр белән беррәттән, кызганычка каршы, техноген һәлакәтләр, табигый «сюрпризлар» һәм башкалар булалар. Гадәттән тыш ситуацияләрдә ярдәм күрсәтергә әзер булуда зур урын оешмаларда да, уку йортларында да санитария дружиналарына бирелә.
Бүген Казанда Дерматовенерологлар һәм косметологларның V Бөтенроссия конгрессы үз эшен башлады. Конгресста Россия Федерациясе регионнарының тире- венерология диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, эшләүче табиблар-дерматовенерологлар катнашалар.
2013 елның 16 сентябрендә Чирмешән районы Өске Каменка авылында район җитәкчеләре катнашуында модульле ФАПның тантаналы ачылуы булды.

16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиника онкологик диспансеры бар теләгән кешеләрне, пациентларны һәм аларның кардәшләрен, үз сәламәтлегенә һәм якыннары сәламәтлегенә битараф булмаганнарны «Күкрәк бизе яман шеше. Профилактика, дәвалау һәм терелү» темасына булган «Пациентлар мәктәбе»нә килергә чакыра.
Кама балалар медицина үзәгенә офтальмологик профильле яңа җайланмалар китерелде. Бу күрү органнары функцияләренең бозылуларын тикшерү өчен 7 яңа аппарат. Стационарда дәваланучы балалар шушы җайланмаларда тикшерү үтә.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

2013 елның 9–13 сентябрендә Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1045 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 293 кеше, кабаттан баручылар – 752 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International