Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
2013 елның 30 августында, Татарстан Республикасы Көнендә, «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның составында яңа «Азино» дигән балалар сырхауханәсе (Глушко ур., 41 а) тантаналы итеп ачылды. Бу сырхауханә Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң зурлардан берсе булып тора. Аның мәйданы – 9 794,3 кв.м. Объектның бәясе – 411,9 млн. сум. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.
2013 елның 28 августында ТР Мамадыш районының Баскан саласында яңа күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды. Аның эчендә фельдшер-акушер пункты урнашкан. ФАП ямьле һәм якты, бөтен медицина җиһазлары һәм инструментлары белән җиһазландырылган. Баскан ФАПы 258 кеше яши торган бер пунктка хезмәт күрсәтә.
« Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын «Россия 1 Татарстан» телеканалында шимбә көнне 31 августта 10 сәг.40 мин. карагыз.
23 августта «Корстон» мәдәният-күңел ачу үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Курск сугышында катнашучылар белән очрашуы узды. Әлмәт муниципаль районыннан ике кеше: Петр Унтюхин һәм Нәҗҗәт Шәнгәрәев – катнашты . Бөтенесе безнең районда 12 кеше тора. Калганныры сәламәтлекләренең хәле буенча Казанга килә алмаганнар. ТР Президенты исеменнән бүләкләр бирү аларның өйләрендә һәм шәһәрнең Ветераннар советында булды.
Юбилейлы вакыйгалар чикләрендә, Әлмәт шәһәренең 60-еллыгы һәм Татарстанның нефть чыгынакларын сәнәгый эшкәртү башланып китүнең 70-еллыгы, ТР сәламәт саклау министры Айрат Фәррахов Әлмәт үзәк район хастаханәсенең 48 койкалы йогышлы авырулар бүлегенең танталы ачылуында катнашты, балалар стационары территориясендә «Кызгылт сары кәеф паркында» һәм капремонттан соң булган «ПҮ белән ӘБШХ» ДАССОның яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегендә, «Көнбатыш капкалар» яңа микрорайондагы «Педиатр һәм мин» балалар табибы офисында, шулай ук психоневрологик һәм туберкулезга каршы диспансерларда булды.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
Безнең дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү, шул исәптән льготалы рецептлар буенча дару препаратларын алуны гарантиялый. Андый ярдәм формасын үзең өчен дөрес сайлау гадәттән тыш мөһим.