«Сәламәтлек-2012» Татарстан Республикасы медицина эшчеләре спартакиадасының ахыргы этабы бүген старт алды.
2 нче июнь, шимбә көнне 10.45 сәгатьтә «Россия 1 Татарстан» телеканалында «Сәламәт булыгыз!» программасын карагыз. Программаның төп темасы тәмәке тарту белән бәйле булган авырулар профилактикасына багышланган.
2012 нче елның 30-31 май көннәрендә финал һәм команда беренчелегенә нәтиҗәләү булачак. Спартакиаданың ахыргы ярышлары авыл һәм шәһәр ТР сәламәтлек саклау оешмалары арасында үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк.Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буйлап шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр sms-хәбәр җибәрәләр.
2012 нче елның 15 нче май көнендә Әлмәт шәһәренең медсанчастендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында беренче тапкыр гибрид операция ясалды – өлкән авыруның кабырга белән эч арасындагы артериясен стентлау һәм бот-дистальнотибиаль шунтлау.