ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

19 гыйнварда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен патологоанатомнар билгеләп үтәчәкләр. Түбән Кама хастаханәсендә патологоанатомия хезмәтенә нигез салучы, югары категорияле табиб Анатолий Александрович Спиридонов үз һөнәрендә 45 ел инде, шуларның 43е – ул ТКҮРКПХнең патологоанатомия бүлеге мөдире. 

Кан организм составында мөһим сыеклык булып тора. Аның күләмен киметүгә яки составының начарлануына китерә торган теләсә нинди тыкшынулар яки авырулар кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен бик куркыныч. 

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов үзәк район хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашты. 


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Салкыннар башлану белән Татарстан Республикасында сыну һәм имгәнүләр белән пациентларның травмпунктларга мөрәҗәгать итү очраклары ешайды.

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча һәм «Бердәм Россия» эгидасы астында, республикада авыл халкына мобиль сырхауханәләрдә медицина тикшерүләрен үткәрү проектын башлап җибәрделәр.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Кыш – артык җәрәхәтләнү вакыты, һәм травмалар буенча медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрнең ешлыгы 2-3 тапкыр арта. Моның сәбәбе –  бозлавык, иртә караңгылану, тайгак аяк киеме һәм биек үкчәләр. Күпләр кар белән капланган бозны сизми дә, нәтиҗәдә, егыла һәм төрле тән җәрәхәтләре ала.

Татарстан педиатрлары «Бәләкәч»программасы буенча продукция җитештерә торган Яшел Үзән сөт комбинатында экскурсиядә булдылар. Визит барышында белгечләр Татарстан Республикасында балаларны сөт продуктлары белән түләүсез тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 15 гыйнварыннан башлап Татарстанда наркологик авырулар өчен түләүсез юридик һәм психологик консультация башлап җибәрәчәкләр. ТР Ресоциализация фонды проекты ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән затларны социаль-психологик һәм юридик яктан тәэмин итү, реабилитацияләү һәм ресоциализацияләү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе — Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина 2019-2020 еллар сезонында ОРВИ һәм грипп авырулары санының эпидемиологик күтәрелешенә әзерлек турында сөйләделәр.

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсенә Минзәлә муниципаль районы делегациясе килеп китте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International