«Нульгә омтылыш: хезмәтне саклау өлкәсендә илкүләм стратегия» Республика форумында катнашучылар ВИЧ-йогышка аноним экспресс-тест уздылар.
Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белән берлектә «Сәламәтлек өлешләре» марафонын үткәрә.
Яр Чаллы шәһ. шәһәр сырхауханәләренең Сәламәтлек үзәкләре җирлегендә йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенең куркыныч факторларын ачыклау буенча халык өчен акция узды.
29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне кысаларында Казанда «10 000 адым» акциясе узачак.
БРКХ балалар урологы, м.ф.к. Айдар Закиров Швейцариядә Балалар хирурглары җәмгыятенең 50 еллыгы уңаеннан оештырылган дәрәҗәле конференциядә «Гидронефрозлар вакытында лапароскопик пиелопластика нәтиҗәләре турында» доклады белән чыгыш ясады.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 2нче номерлы сырхауханәсендә онкологик терелүче пациентлар өчен мәгълүмат семинары булды.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков «Сәламәтлек – 2019» дигән Татарстан медицина хезмәткәрләре спартакиадасының җиңүчеләрен бүләкләде. Бүген Казан шәһ. Үзәк стадионында ярышларның финал этабы узды.
Бүген Татарстанның үзәк район хастаханәләренә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан 70 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде.
Кардиологның карап тикшерүе һәм консультациясен «Татар-информ» МАда Йөрәк көненә пресс-конференциягә килгән журналистлар өчен Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе хезмәткәрләре оештырдылар.
«ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУсе 4 октябрьдә пациентлар мәктәбендә катнашырга чакыра. Югары категорияле табиб-офтальмолог Елена Александровна Жиденко катарактаны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау турында сөйләячәк. Дәрес «ТР ССМ РКОХ» ДАССУдә 4 октябрьдә 15.00 сәгатьтә, түбәндәге адрес буенча узачак: Бутлеров ур., 14, Б корпусы, 5 кат.