ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2019 ел
җомга

Республика клиник хастаханәсенең белгечләре шәһәр һәм район пациентларын консультацияләү максаты белән Азнакай шәһәренә килделәр. Күчмә бригада составында табиб-ревматолог Новичкова Н.Л., табиб-эндокринолог Билалова Э.Р, табиб-кардиолог Дмитриева Т.А. һәм табиб травматолог-ортопед Йосыпов Ф.А. катнаштылар.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институтының «Онкология авырулары белән көрәш» федераль проектының чараларына методик ярдәм күрсәтү һәм координацияләү бүлеге мөдире Екатерина Сысоева Республика клиник онкология диспансерына килеп китте.

Федераль Сәламәтлек үзәгенең – профилактик медицинаның Милли медицина тикшеренү үзәгенең хроник йогышсыз авыруларын икенчел профилактикалау бүлегенең җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Екатерина Иванова РКХнә килеп китте.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Нәсимә Габдрахманова «Нур–Әлмәт» һәм «Татарстан-24» телевизион каналларында чыгыш ясады.

Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы Мәдәният йортында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга багышланган халык белән очрашу узды.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсенә өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген күрсәтү хокукына лицензия бирелде. 

Республика медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре «Ялкын» балалар сәламәтләндерү лагерена чираттагы чыгуны оештырдылар. Табиблар төрле яшьтәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны формалаштыру буенча чаралар уздырдылар.

Инде шушы елның сентябреннән башлап Регионара клиник-диагностика үзәгенең кан хәзерләү бүлегенең белгечләре донорларның бердәм федераль базасы белән эшли башлаячаклар. 

Татарстан Республикасы Милли музеенда «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» проекты кысаларында «Александр Васильевич Вишневский: легендар хирург һәм галим» күргәзмәсе эшли. Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең коллективы кичә бу күргәзмәгә килеп китте.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Саба ҮРХ җирлегендә «Диабетик көне» белем бирү семинары узды. Очрашуга Саба районының диабет белән авыручылары, ФАП фельдшерлары һәм табиблар чакырылганнар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International