ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

«Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОда «Эпидемиология. Халык арасында Эбола бизгәгенең барлыкка килүен һәм таралуын кисәтү буенчаэпидемиягә каршы чаралар» темасы буенча Казан шәһ. дәвалау оешмаларының йогышлы авырулар табиблары һәм эпидемиологлар өчен семинар уздырылды.

Сәламәтлек үзәгендә ачык ишекләр көне уздырылды. Бер көн эчендә 198 кеше тикшерелде. 10 пациентта SKORE шкаласы буенча йөрәк-кан тамырлары системасы өзлекләренең гомумиләштерелгән рискы билгеләнде.

Республика клиник онкология диспансерында бер көн элек имза салынган медицина һәм геномика өлкәсендә хезмәттәшлек нияте турында меморандумның нәтиҗәләре буенча ТР ССМ РКОДның баш табибы Р.Ш. Хасанов, Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты директоры А.П. Киясов, RIKEN институтлар челтәренең саклык медицинасының һәм диагностиканың Инновацион программасы директоры Йошихиде Хаяшизаки (Япония), RIKEN институтында 15 елдан артык эшләгән КФУ хезмәткәре Олег Гусев, «ЭЙДОС» ҖЧҖнең башкарма директоры һәм миләктәше Л.Н. Валеев һәм ТР ССМ РКОДның хезмәткәрләре катнашуларында очрашу булды.


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 29 октябрендә 13.00 сәг. «Казан ярминкәсе» КҮнең территориясендә Беренче каналның «Здоровье» һәм «Жить здорово» программаларының танылган алып баручы, профессор Е.В. Малышева катнашуында «Мамма сәламәтлеге» акциясе ачыла. Хатын-кызларга сөт бизәген ультратавышлы һәм маммографик тикшерүне түләүсез үтәргә, маммолог консультациясен алырга мөмкин булачак.

КФУда ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры, Казан федераль университеты һәм RIKEN Физик-химик тикшеренүләр институты арасында медицина һәм геномика өлкәсендә хезмәттәшлек нияте турында өчяклы меморандумга имза салу булды.

«ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОда суд-медицина эксперт-табибларының теоретик белемнәрен һәм гамәли осталыкларын күтәрү максатларыннан Санкт-Петербург, Самара, Түбәнге Новгород, Чабаксар һәм Йошкар-Ола шәһәрләреннән белгечләр суд-медицина эксперт-табиблары катнашуларында Бәлзәмләү мәктәбе узды.


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Баш мие инсультын профилактикалау мәсьәләләре буенча, шул исәптән артериаль басымны һәм кан тибүен үзең тикшерү алымнарына өйрәтү белән, лекцияләргә һәм «сәламәтлек мәктәпләренә» килергә чакырабыз.
Модульле ФАПларны төзү Президент программасы аркасында узган ике ел эчендә бу вакыйга дүртенче булды инде.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 3кә артты (бәхетсезлек очраклары исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 5кә, янгыннар буенча – 5кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 8гә артты.

Татарстан Республикасы – җәмгыять, оешмалар һәм кан хезмәте оешмасы алдында баскан социаль мәсьәләләрне нәтиҗәле чишүне тәэмин итү өчен Кан үзәге һәм коммерцияле булмаган берләшмә арасында килешүгә имза салынган, Россиянең беренче регионы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International