Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОсына Даниянең Йөзү федерациясенең делегациясе килеп китте. Җыелма команданың баш тренеры Николас Джуба 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын хәзерләүгә бәйле сырхауханәнең медицина ярдәмен күрсәтү буенча мөмкинлекләре белән танышты.
Николас Джуба әфәнде күргәннәренә күңелле гаҗәпләнде. Аның сүзләре буенча, медицина аппаратурасы бөтен хәзерге заман таләпләренә җавап бирә.
Монда тикшерелүче һәм дәваланучы студентлар шундый мөмкинлек белән горурланырга тиеш, дип билгеләде кунак.
4нче ШС «Студенческая» ДАССОда шәфкать туташларының физиотерапия буенча сертификацияләү цикллары уздырылалар. Теория бүлеге белән Казан медицина колледжының укытучысы Баталова Ольга Геннадий кызы таныштыра. Циклның тыңлаучыларына лазерлы физиотерапия материаллары тәкъдим ителгән, практик дәресләр, пациентларны дәвалауның иң яңа методикаларын җентекләп өйрәнеп, хәзерге заман җиһазларында уздырыла.
ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Министрлыкның хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Бүләкләнгәннәр арасында Сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С. Җәләлетдинов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Р.У. Әхмәтов, Сәламәтлек саклау идарәсе аналыкны һәм балачакны саклау бүлегенең консультанты Н.Ә. Князева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактикалау идарәсенең профилактика ярдәме бүлегенең әйдәүче консультанты Е.В. Никитина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Стандартлар һәм медицина эшчәнлегенең сыйфатын тикшерү идарәсенең «Сәламәтлек» милли проектын гамәлгә ашыру секторының әйдәүче консультанты Г.М. Рәхимкулова, «Республика медицина мәгълүмат-аналитик үзәге» ДАССОның директоры В.Г. Шерпутовский, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мәгълүматый һәм инновацион технологияләре бүлегенең башлыгы М.С. Нурмиев, Юридик бүлеге башлыгы Т.А.Стрюкова.
Һөнәри эшчәнлекләрен башкарганда медицина эшчеләренең җаваплылыгы темасы җәмгыятьтә актуальләнә бара. Гражданнарның хокукый аңы арту сәбәпле хокук саклау органнарына һәм судларга мөрәҗәгать итү саны да арта, сәламәтлек саклау тармагы - чыгарма түгел. Шуның турында бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Адель Вафин әйтте.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев, ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев, республиканың хокук саклау, суд органнары вәкилләре катнаштылар. Медицина эшчеләренең һәм медицина оешмаларының хезмәт урынындагы кешеләренең һөнәри җаваплылыгын күтәрү төп мәсьәләгә әйләнде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2014 елның 21 мартыннан булган 490нчы Боерыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертизасы буенча баш штаттан тыш белгече булып Россия ССМның «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның суд медицинасы кафедрасының мөдире, «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОның башлыгының эксперт эше буенча урынбасары, м.ф.д. В.А.Спиридонов билгеләнде.
Чаллылылар 10 кандидатны «Иң яхшы балалар табибы» дигән конкурска тәкъдим иттеләр. Алар арасында 5 табиб Кама балалар медицина үзәгеннән. «Иң яхшы балалар табибы» дигән конкурс турында бер атна элек Россиянең Дәүләт Думасының депутаты Әлфия Когогина «Чаллы ЛТД» газетасы белән бергә игълан итте. Кандидатларны тәкъдим итү «В контакте» сайтында «Чаллы ЛТД» төркемендә 10нчы майга кадәр барачак. Депутат 35әр мең сумлык ике премия оештырды. Конкурсның бер җиңүчесе 10нчы майдан башлап җыелган тавышларның иң зур саны буенча билгеләнәчәк. Икенче җиңүчене «Чаллы ЛТД» укучыларының фикерләренә таянып Әлфия Когогина үзе сайлаячак. Бүләкләү Медицина хезмәткәрләре көненең алдында булачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен 11 июньдә белдерәчәкләр. Кандидатлар арасында Кама балалар медицина үзәгеннән травмпункт мөдире Малхаз Коринтели, кабул итү-диагностикалау бүлегенең мөдире Нина Степанюк, травматологлар Павел Дерендяев һәм Пардабой Абдуллаев, шулай ук нефрология бүлегенең мөдире Лилия Язынина тәкъдим ителделәр. Кандидатларны тәкъдим итү дәвам итә. «В контакте» сайтында теркәлгән һәр Интернет челтәрен кулланучы катнаша ала.
Программаның төп темасы туберкулезны профилактикалауга багышлана. Республика туберкулезга каршы диспансерының белгечләре өлкәннәрдә һәм балаларда туберкулезны кисәтү турында тәфсилләп сөйләячәк. Нигә БЦЖ прививкасыннан баш тартырга ярамый? Флюорография тикшерүен ни өчен даими рәвештә узарга кирәк? Бу һәм башка мәсьәләләр турында программаның махсус сюжеты. Балалар рубрикасы авыз куышлыгының гигиенасына һәм тешләр сәламәтлегенә багышлана!
«Сәламәтлек» программасын шимбә көнне 29 мартта 10 сәг. 45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.