ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2014 ел
җомга

Казанда  Казан федераль университетының «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» дигән Иреклеләр үзәге белән бергә  Республика кан үзәге оештырган кан бирү буенча донор акциясе узды. Чара «Язны игелекле эшләрдән башла» дигән девиз астында узды. Язның беренче көннәре иреклеләрнең иң әһәмиятле чараларының берсе булган старт белән билгеләнеп үттеләр, чөнки күп кешеләр өчен «Язны игелекле эшләрдән башла» – студентның игелек китерүче һәм мохтаҗ булганнарга ярдәм кулын суза торган кеше буларак формалашуына җаваплы адым.

 Акциядә Казан институтларының студентлары катнашты. Акциядә катнашуга студентлар институтларның социаль оешмалары аркылы тартылдылар. Теркәү алып барылды, кан бирергә бөтен кандидатлар таләпчән медицина комиссиясен һәм кан донорларына куелган таләпләр буенча инструктаж уздылар. Шулай ук ашыгыч кирәклектә кан бирергә әзер булган 300 студенттан торган база җыелды.

Акцияне уздыру вакытында «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» дигән үзәктән булган иреклеләр коридорларда автор фоторәсемнәрен һәм рәссам Мария Смирнова эшләрен урнаштырдылар. Ватман битендә акциядә катнашучылар булачак донорларга үз теләкләрен калдырдылар. Кан биргән студентлар кечкенә шоколод һәм «Мин КФУ доноры» дигән истәлекле тасма алдылар.

Бөгелмә бала табу йорты яңа акушерлык корпусында эшли башлады. Беренче бала туды инде. Бүгенге көннән гинекология бүлеге дә штаттагы тәртиптә эшли.


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Казанда эш визиты белән министр Шаһид Ахмадов җитәкчелегендә Чечен Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе булып китте. Шулай ук делегация составына ЧР министры урынбасары Увайс Загалаев, ЧР аналык һәм балачак департаменты директоры Милана Алимхаджиева һәм ЧР ССМ баш белгече Шервани Гадаев керделәр.

Визит барышында делегация Республика клиник хастаханәсендә, аның кабул итү-диагностика бүлегендә һәм перинаталь үзәгендә, белем бирә торган югары медицина технологияләре үзәгендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Регионара клиник-диагностика үзәгендә, хәзерге заман HD медицинасы клиникасында, Татарстан Республикасының гемодиализ һәм диспетчерлык үзәкләрендә булып китте.

Азакта Чечен Республикасының делегациясе белән ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин очрашты. Очрашу барышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Республикадагы медицина мөмкинлекләре турында сөйләде. Чечен Республикасының сәламәтлек саклау министры Казанда күргәннәренә исе киткәнлеген белдерде. Тарафлар тәҗрибәдә уртаклашуның һәм хезмәттәшлекне дәвам итүнең мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Атап әйткәндә, Шаһид Ахмадов Татарстанда Чечен Республикасы белгечләренең стажировкаларын оештыруга бик ышанам дип билгеләде. Адель Вафин, үз чиратында, бергә хезмәт итәргә әзер дип белдерде.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе

РФ ССМ «Казан дәүләт медицина университеты» ЮПБ ДББУның йогышлы авырулар кафедрасы квалификация күтәрү циклларын түбәндәге темаларга уздыра.

1. «Вакцинопрофилактиканың көнүзәк мәсьәләләре»  – 72 сәг.

2. «ВИЧ-йогышы һәм оппортунистик авырулар» – 72 сәг.

3. «Йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре» – 72 и 144 сәг.

4. «Йогышлы гепатология» – 72 сәг.

5. «Нейройогышлар» – 72 сәг.

Тыңлаучылар категориясе: йогышлы авырулар табиблары, терапевтлар, педиатрлар, гомуми практика табиблары, эпидемиологлар.

Уздыру урыны: РКЙАХ ДАССО, Җиңү проспекты ур., 83, тел. 267-80-72. Күчмә циклларны уздыру мөмкин.

Циклның ахырында дәүләт үрнәгендәге квалификацияне күтәрү турында таныклык биреләчәк.

Татарстанда җан башына уртача дарулар куллану арткан. Республиканың бер яшәүчесенә 2013 елда кулланылган даруларның суммасы 5687 сумны тәшкил итте, дип хәбәр итте бүген ТР фармацевтика хезмәтенең 2013 елдагы эшенең йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика  киңәшмәсендә ТР  сәламәтлек  саклау  министры  урынбасары  Фәридә  Яркәева.
Җан башына уртача дарулар куллануның үсеше ТРның Норлат,  Балтач, Бөгелмә,  Әлмәт, Чүпрәле һәм Зəй районнарында, шулай ук Казанда билгеләнгән. Әлмәттәге һәм Татарстан башкаласындагы күрсәткечләр республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак.
Шул чакта 9 районда (Биектау, Питрәч, Кайбыч, Ютазы, Мамадыш, Апас, Әгерҗе, Кукмара һәм Аксубайда) 2012 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2гә – 12 проценттан артыкка кимегән. Ә даруларны иң аз куллану республиканың Тукай, Югары Ослан, Аксубай, Биектау һәм Кайбыч районнарында билгеләнгән.
Шуның белән бергә Ф.Яркәева, җан башына уртача дару чараларын куллану авырулар санының артуын өлешчә генә күрсәтә дип билгеләде. «Дару чараларын куллану – бу фармацевтика базары үсешенең цивилизацияле күрсәткече. Без даруларны куллану дәрәҗәсе буенча Европаның уртача күрсәткечләренә кадәр җиткермибез әле, аерым илләрдә ул югарырак», - дип билгеләде ул.

Норлат муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмасының 2013 елдагы эшенең йомгаклары һәм башланган елның мәсьәләләре буенча медицина советының утырышы ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Равил Хәйруллин катнашуында узды. 

Сәламәтлек саклау нәтиҗәлелеге, билгеле булганча, күрсәтә торган медицина ярдәменең вакытлылыгы, сыйфаты һәм ала алырлыгы кебек күрсәткечләр белән билгеләнә. Бу дәлилләр район халкының сәламәтлеген саклау өчен дәүләт мөһимлегендәге нигез булып торучы документларны үтәү буенча Норлат сәламәтлек саклавының бер максатка юнәлгән эшчәнлеге җирлегендә яталар.


3
март, 2014 ел
дүшәмбе

28 февральдә «Чирмешән РҮХ» ДССО җирлегендә Сабыйлар арасында үлүчеләр саны буенча республика штабының һәм Үле туганнар саны буенча республика советының күчмә утырышы булды. Утырышны ТР ССМ балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итә торган хезмәтне оештыру бүлеге башлыгы Е.Г. Игнашина уздырды. Киңәшмәдә Штаб һәм Совет әгъзалары, шул исәптән ТР ССМ аппаратының хезмәткәрләре, ТР ССМ баш штаттан тыш белгечләре, КДМУ һәм КДМАның профессор-укытучылар составы, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның клиник-эксперт хезмәтенең һәм «ТР ССМ Республика балалар  клиник хастаханәсе» ДАССОның җитәкчеләре катнаштылар. Утырышта 55 кеше, шул исәптән баш табиблар, акушерлык һәм педиатрия буенча урынбасарлар, район педиатрлары һәм акушер-гинекологлары, тыңланылучы районнарның табиблары булды. Көн тәртибендә Чирмешән, Әлмәт, Норлат, Әлкәй, Аксубай районнарының йөкле, бала табучы хатыннарына һәм яңа туган балаларына медицина ярдәмен оештыру мәсьәләсе торды. Күчмә утырышның нәтиҗәләре буенча оештыру карарлары кабул ителәчәк.

Ревматоид артриты еш очрый торган ревматик авыру булып тора, күбесенчә эшкә сәләтле яшьтәге пациентларда очрый, үтүнең көчәя торган характеры, инвалидлыкның тиз үсеше белән аерылып тора. Беренчел звеноның табибларын ревматоид артритын иртә диагностикалауга, базислы терапиянең нәтиҗәлелеген һәм хәвефсезлеген дөрес бәяләүгә өйрәтү бу авыру белән пациентларда барлыкка килгән кайтмас үзгәрешләрне булдырмас өчен бик мөһим була. Алабуга шәһ. «Табиблар һәм гомуми практика табиблары өчен ревматоид артриты буенча практик мәктәп» дигән мастер-класс булды. Мастер-классның эшендә Алабуга, Мамадыш, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарының табиблары катнаштылар. 

6 мартта язгы һәм якты бәйрәм – халыкара хатын-кызлар көне алдында Татарстан Республикасының иң матур кызлары – «Мисс Татарстан» студиясенең модельләре донорлар акциясендә катнашачаклар. Акцияне оештыручылар – ТР ССМ Республика кан үзәге һәм «Мисс Татарстан» конкурсының дирекциясе. «Мисс Татарстан» оешмасының президенты Изольда Сахарова акциядә катнашырга дигән тәкъдимгә әзерлек белән җавап бирде һәм донорлар хәрәкәтен хуплау инициативасы белән чыкты.

Бөтен теләгән кешеләр бу акциягә кушыла алалар. Мәҗбүри таләп – үзегездә паспорт булырга тиеш. Искә төшерәбез, донациягә кадәр 48 сәгать эчендә исерткечләр, майлы, ачы ашамлыклар ашарга ярамый, кан бирү көнендә җинел иртәнге аш ашарга кинәш ителә.

Сезне ТР ССМ Республика кан үзәгендә Себер тракты ур., 33 адрес буенча 8.00 башлап 13.00 сагәтькә кадәр көтәбез. Белешмәләр өчен тел. : 299-00-04

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International