Йөкле хатын М. бала табарга «Апас РҮХ» ДАССОна керде. Бала тудыру эшчәнлеге тәмамлангач көчле йөрәк-кан тамырларының һәм сулышның җиткелекле булмауларының билгеләре җирлегендә йөрәк туктады. Табиблар бригадасы озакка сузмыйча реанимация чараларының комплексын уздырды, ләкин алар нәтиҗә бирмәделәр һәм үлем билгеләнде. Мәетне патологоанатомик ярып карауның башлангыч нәтиҗәсе үлемнең сәбәбе булып үпкә артериясенең эмболиясе булды дип күрсәтә. Ахыргы диагноз җентекләп гистологик тикшерүне тәмамлагач өч атна узгач куела.
Бала авыр хәлдә туды, беренчел реанимацион ярдәм күрсәтүдән соң оператив тәртиптә реанимобильдә «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның реанимацион бүлегенә күчерелде. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин кушуы буенча 2 мартта министрның беренче урынбасары С.А. Осипов җитәкчелегендә комиссия «Апас РҮХ» ДАССОнда үз эшен башлады. Тикшерүләр, шул исәптән хатын-кызның үлүенә китергән өзлегүләрнең барлыкка килүләренең сәбәпләрен җентекләп ачыклау өчен морфологик тикшерүләр, уздыру буенча бөтен кирәкле йөкләмәләр бирелде. Уздырылган һәръяклап тикшерүнең нәтиҗәләре буенча авыр өзлегүле бала табуның шартларында бала табучы хатынга ярдәм күрсәтү буенча медицина персоналының эшләренә бәя биреләчәк, идарә карарлары һәм чаралары кабул ителәчәкләр.2014 елның 1 мартында республиканың Яшел Үзән районында «Бердәм Россия» партиясе Татарстан җирле бүлегенең «Бердәм Россия көне» дигән киң масштаблы акциясе старт алды.
Унбер профильле мәйданчык акциягә туры китерелгән чаралар чикләрендә районның иң актуаль сораулары буенча үз эшен башлады. Сәламәтлек саклау сферасы, Яшел Үзән муниципаль районының 2013 елдагы сәламәтлек саклау эшчәнлегенә йомгаклар ясау һәм 2014 елга бурычлар турында Васильево шәһ.т.п. Мәдәният һәм иҗат сараенда фикер алыштылар.
7 сәгать эчендә Республика клиник хастаханәсе травматология бүлегенең хирурглары пациентка кул чугын тегеп куйдылар. Бик четерекле операциянең нәтиҗәсендә пациентка кулын «кайтарып» кына калмадылар, ә аның төп функцияләрен төзәттеләр диярлек. Производство травмасы ир кешене инвалид булып калдыра ала иде, ләкин хәзер, операциядән соң ике атна узгач, ул бармакларын селкетә инде. Уникаль операциянең тәфсиллекләре – «Казан» Телерадиокомпаниясе корреспондентының Ольга Морская белешмәсендә.
Ч.У. Мәхмүтов рәислеге астында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның утырышы булды. Утырышта Советның 2013 елгы эшен йомгакладылар һәм 2014 елга эш планын расладылар. Беренче ярты еллыкка сәламәтлек саклау оешмаларына бару һәм ДПОда пациентлар белән очрашу, медицина ЮУЙның һәм колледжының студентлары белән очрашу, Иҗтимагый оешмалар белән очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр кебек чаралар планлаштырылган.
http://www.youtube.com/watch?v=Tu0LcK3dzL8&feature=youtu.beБаштагы мәгълүматлар буенча, бүген 6.30та Казан – Оренбург автоюлының 18нче километрында ЮТҺ булды. Берничә җиңел автомобиль бәрелеше нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде. Алардан 2 кеше ЮТҺ урынында һәлак булды, Казан шәһәренең һәм Столбище поселогының АМЯС бригадалары 3 зыян күргән кешене авыр хәлдә РКХ Травмоүзәгенә китерделәр.
Тулы мәгълүмат ачыклана, өстәмә хәбәр ителәчәк.26 февральдә Республика клиник онкология диспансерының 2013 елгы эшчәнлеген йомгакладылар. Йомгаклау медицина советы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Е.И. Шишмарева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлегенең башлыгы Ю.В. Аржанов катнашуында булды.
2013 елда пациентларга онкологик ярдәмне күрсәтүнең йомгаклары турында төп доклад белән ТР ССМ РКОДның баш табибы Р.Ш. Хәсәнов чыгыш ясады. Үз докладында ул халыкка онкологик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлгән эшне билгеләде. Яман шешләр белән авырый торган пациентларның азган булулары һәм аларның беръеллык үлем саны күрсәткечләренең уңай динамикасы бар. Авыруның иртә стадияләрендә ачыкланган пациентлар саны арта (2012 елда – 54,2%, 2013 елда – 56%), моңа халыкны диспансерлаштыруны уздыру да йогынты ясады.
Шулай ук йомгаклау медицина советында, мәсьәләләр арасында 2014 елда булачак приоритетлы булып тора торган онкопатологиядән үлем санын әзәйтү, онкологик ярдәмнең сыйфатын һәм аның ала алырлыгын арттыру, республикада яңа белгечләрне хәзерләү, яңа технологияләрне кертү, онкологик хезмәтне мәгълүматлаштыру, стационар урынына кулланыла торган технологияләрне үстерү, ПЭТ-үзәгенең эш күләмен арттыру һәм РНТ бүлеген ачу кебек мәсьәләләр карап тикшерелделәр.
«Россия Федерациясенең гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 323-ФЗ номерлы Федераль Законның 76 мәддәсенә ярашлы медицина профессиональ коммерцияле булмаган оешмалары медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча клиник киңәшмәләр (дәвалау протоколларын) эшләп чыгаралар һәм раслыйлар. Тәртипләр һәм стандартлар белән беррәттә бу документлардан медицина хезмәткәрләре медицина ярдәмен күрсәтү вакытында файдаланырга тиеш.
www.pulmonology.ru сайтында бронхиаль астма, ҮХОА, саркоидоз һәм авыр уза торган грипп белән авыручыларны алып бару буенча соңгы клиник кинәшләр тәкъдим ителә. Практикачыл табибларга бу мәгълүмат белән танышырга, һәм бу категорияле пациентларга медицина ярдәмен күрсәтү вакытында файдаланырга киңәш итәбез.2014 елның 27 февраленнән башлап 1 мартына кадәр «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәге территориясендә тормыш куркынычсызлыгының төрле өлкәләрендә эшләп чыгаруларны һәм җайланмаларны кертү буенча Татарстан Республикасында перспектив эш мәйданчыгы булып торучы XIX «Иминлек һәм элемтә» форумы булачак.
Форум эшендә дөньяның 24 иленең вәкилләре катнашачаклар, моннан тыш, оештыручылар быел ике масштаблы чараны:
• III «Тормыш куркынычсызлыгының заманча проблемалары: хәзерге көн һәм киләчәк» Халыкара фәнни-гамәли конференциясен,
• өч махсуслаштырылган «Куркынычсызлык», «Элемтә», «Хезмәтне саклау һәм аның куркынычсызлыгы» күргәзмәләрен үткәрүне берләштерә алдылар.
III «Тормыш куркынычсызлыгының заманча проблемалары: хәзерге көн һәм киләчәк» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ике көн 2014 елның 27-28 февралендә эшләячәк. Конференция эшендә Россиянең һәм АКШ, Австрия, Англия, Германия, Финляндия, Чехия, Йемен, Мексика, Израил, Төркия, Иран, Ангола, Һиндстан, Украина, Казахстан һәм Белорусс кебек чит илләрнең министрлыкларының, ведомстволарының, фәнни оешмаларының җитәкчеләре, әйдәүче белгечләре һәм экспертлары катнашачаклар.
Конференция эшендә Россиянең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренең катнашуы планлаштырылган.
11.00дән 18.00гә кадәр россиянең һәм чит илләрнең тормыш куркынычсызлыгы өлкәсендәге әйдәүче белгечләре катнашуында түбәндәге юнәлешләр буенча секцияле утырышлар үтәчәк:
I. Иҗтимагый куркынычсызлык
II. Юлларда тормыш куркынычсызлыгы
III. Иҗтимагый бәхет буларак сәламәтлек
IV. Экологик куркынычсызлык
V. Хәзерге заман этабында кешене һәм җәмгыятьне гадәттән тыш ситуацияләрдән саклау.
«Иҗтимагый бәхет буларак сәламәтлек» секциясенең рәисе булып ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин тора.
«Республика буенча иң зур табигый халык саны арту һәм иң түбән үлүчеләр саны, аналар арасында үлем юк, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем саннары әзәйде» – Чаллы сәламәтлек саклавы 2013 елда шундый нәтиҗәләргә ирешә алды.
Йомгаклау Медсоветының эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Яр Чаллы шәһәренең идарәчелеге һәм 350 медицина хезмәткәре катнаштылар.
Доклад белән Яр Чаллы шәһ. буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко чыгыш ясады, ул 2014 елда сәламәтлек саклау перспективалары турында сөйләде.