Бүген Олимпия уеннарында эшләгән 36 татарстан медигы Сочидан кайтты. Болар Казаннан, Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Лениногорсктан, Түбəн Камадан, республиканың бүтән шәһәрләреннән һәм районнарыннан табиблар һәм фельдшерлар.
Казанда тимер юл вокзалында аларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм туганнар каршы алдылар. Адлер - Новосибирск поезды Татарстан башкаласына графиктан алдарак килеп җитте.
Поездта ике тәүлек диярлек булуларына һәм арыганлыкларына карамастан, медикларның кәефе яхшы иде. «Барысы да бик ошады. бик кызыклы «Рус таучыклары» объектында эшләдек (трамплиннар комплексы – Т-И искәрмәсе). Бәхеткә, аеруча авыр очраклар булмады. Гомумән алганда, спортчылар тартылулар һәм бәрелүләр белән мөрәҗәгать итә иделәр. Безгә эшләр өчен барысын да бирделәр. Универсиада вакытында алынган тәҗрибә дә ярдәм итте», - дип журналистларга Яр Чаллы шәһ. 2нче номерлы хастаханәсенең хирургы Ришат Бәдретдинов сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, эшнең тыгыз булуына – объектларга иртәнге 9.00га барырга һәм якынча төнге 1.00-2.00дә кайтырга туры килүгә – карамастан, ярышларны да карый алдык. «Мин трамплиннан сикерүләрне карарга хыяллана идем, һәм менә ул хыял тормышка ашты. Сикерүләрне туйганчы карадык», - дип канәгатьләнү белән билгеләде хирург.
Шулай ук медиклар Уеннар вакытында ММЧда барлыкка килгән начар көнкүреш шартлары турындагы хәбәрләрне кире кактылар. «Купшы шартларда яшәдек. Безне яхшы ашаттылар», – дип өстәде Ришат Бәдретдинов.
«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОда 2013 елдагы оешма эшчәнлегенең йомгакларына һәм 2014 елда үсешнең перспективаларына багышланган медицина советы узды. Чарада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика ярдәме бүлегенең башлыгы Е.Д. Хафизова, ТР Яшьләр, спорт һәм туризм эшләре буенча министрлыкның өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлегенең башлыгы М.З. Галеева, Казан дәүләт медицина академиясенең укыту эше буенча проректоры Н.З. Йосыпова, Казан дәүләт медицина университетының фәнни һәм инновацион эше буенча проректоры С.Д. Маянская, КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасының мөдире Р.А. Бодрова, КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасының профессоры Э.И. Әүхәдиев, КДМУ неврология һәм реабилитация кафедрасының профессоры Ф.В. Тәхәвиева катнаштылар.
Төп доклад белән «РМПҮ» ДАССОның баш табибы Р.С. Садыкова чыгыш ясады.Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастендә 2013 елгы эшчәнлекнең йомгакларын ясаган һәм шушы елга мәсьәләләр билгеләгән Йомгаклау хисап бирү-сайлау конференциясе булды. Конференция эшендә «Татнефть» ААҖнең генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, «Чулпан» ЯАҖнең генераль директоры Фәрит Вафин, Әлмәт медицина информацион-аналитик үзәгенең баш табибы Вәсилә Мөхөтдинова, Әлмәт муниципаль районы финанс-бюджет палатасының рәисе Зөлфия Шәйдуллина, «Татнефть-Актив» ААҖнең директоры урынбасары Андрей Ефремов, Медсанчастьнең бөтен структуралы бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм делегатлары катнаштылар.
Медсанчастьнең эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында төп доклад белән баш табиб, ТР һөнәри табибы, м.ф.к. Мөнир Закирҗанов чыгыш ясады.
Әгерҗе муниципаль районында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашуында медицина хезмәткәрләренең йомгаклау конференциясе булды. Конференция эшендә «Әгерҗе РҮХ» ДАССОның баш табибы Андрей Шубин чыгыш ясады. Үз чыгышында ул районның сәламәтлек саклау хезмәтен техник җиһазландыруда, кадрлар белән тәэмин итүнең уңай үзгәрешләрендә туктады, 2013 ел өчен эшне йомгаклады һәм 2014 елга мәсьәләләрне билгеләде. Конференциянең барышында шулай ук баш табиб урынбасары Людмила Дереева, акушерлык бүлегенең мөдире Галина Сухова һәм район педиатры Светлана Галләмова чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар 2014 елга билгеләнгән мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләделәр. Медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгатъ белән муниципаль районның башлыгы В. Макаров чыгыш ясады.
Конференция йомгакларын сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов ясады. Үз чыгышында ул булган мәсьәләләргә һәм аларны чишү юлларына игътибар итте. Азакта медицина хезмәткәрләрен хөрмәт грамоталары белән бүләкләү церемониясе узды.