Гади медицина хезмәтләрен үтәү технологиясенең стандарты үзгәртелде (балалар турында).
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Яңа туган баланы биләү» дигән гади медицина хезмәтен үтәүнең технологиясенә үзгәртүләрне кертү турында боерык проектын эшләп чыгарды. Бу технологияне гамәлгә ашыру яңа туган баланы тиңләштерүнең дөреслеген тәэмин итәргә һәм бала табу оешмаларында яңа туган балаларны алмаштыру очракларын бетерергә рөхсәт итәчәк.
Боерык проекты турында фикер алышуда катнашырга чакырабыз.
Искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне Galina.Lysenko@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрегез. Боерык проекты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында «Норматив документлар» бүлегендә урнашкан.Бүген Балалар Республика клиника хастаханәсендә БРКХ җитәкчелегенең Яр Чаллы шәһ. «Кама балалар медицина үзәге» ДАССО җитәкчеләре төркеме белән беренче очрашулары узды.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Балачак хезмәтенең ике әйдәүче медицина оешмасының тәэсир итешүләре турында сөйләшү булды. Атап әйткәндә, яклар сабыйлар үлеме санын киметү сораулары, медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты, Яр Чаллы шәһ. «КБМҮ» ДАССОның хезмәт күрсәтү зонасының киңәюе белән бәйле республикада яшәүче балаларга реанимация, хирургия, неонатология, офтальмология ярдәмнәрен күрсәтү турында фикер алыштылар.
Кунаклар БРКХнең реанимация-консультация үзәгенә, яңа туган балаларның һәм җитлекми туганнарның реанимация һәм патология бүлегенә, кечкенә яшьтәге балалар өчен булган хирургия бүлегенә, кабул итү-диагностика блогына килеп киттеләр.
Ахырда Татарстан Республикасы балаларына медицина ярдәмен күрсәткәндә тәэсир итешү регламенты турындагы икеяклы килешүгә кул куелды.
Концерт Бөтендөнья онкология авырулы бала көнендә – 15 февральдә узачак. Бу инде ТР Дәүләт симфоник оркестрының һәм маэстро Александр Сладковскийның дүртенче концерты. Бөтен җыелган акчалар Татарстан Республикасында Беренче балалар хосписын төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге Фондка күчереләчәк.
Төрле елларда анда актриса Чулпан Хамматова, телетапшыруларны алып баручылар Лилия Гильдеева, Дмитрий Нестеров, Ольга Лаврова, Роман Ерыгин катнаштылар. Бу концертлар аркасында 10 млн сумга якын акча җыелды.
Җәй көнне төзелә башлаган хоспис бинасында бүген вент-фасад эшләре бара. Иң якын көннәрдә эчке эшкәртү башланачак. 1 июньдә беренче чиратны (18 яшькә кадәрге балалар өчен 12 урынлы 10 палатаны) тапшырырга планлаштырыла. Хоспис төзүнең гомуми бәясе 154,2 млн сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә 99 млн сум акча җыелган. Беренче һәм икенче чиратларны җибәрергә тагын 70 млн кирәк (икенче чират тагын өлкән кешеләр өчен булган 19 урынлы 10 палатаны тәшкил итәчәк).
Рөстәм Миңнеханов Аксубай РҮХнең бала табу бүлегенә килеп китте. Аксубай район үзәк хастаханәсенең капиталь ремонт ясалган акушер бүлеге 317 кв.м. бинада урнашкан һәм 19 койкага исәпләнгән. Капиталь ремонтның бәясе 4,5 млн сум тәшкил итте, шулай ук җиһазлар һәм мебель 2,5 млн сумга сатып алынган, шул санда үпкәләрне вентиляцияләү аппараты, яңа туган балалар өчен кювезлар, җылыту белән кечкенә карават, фето-монитор һәм Республика клиник хастаханәсе белән элемтәгә керү өчен монитор, шул монитор ярдәмендә РКХ белгечләре көчле авырый торган яңа туган балаларны күзәтү алып барачаклар.
Республика Президенты бүлекнең палаталарын карап чыкты һәм бала табучы хатыннар өчен капремонттан соң оештырылган уңайлы шартларны югары бәяләде.2014 елның 3–7 февралендә Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1197 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 213 кеше, кабаттан баручылар – 984 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1217 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1217 литр.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.