Татарстанда үз-үзен үтерүдән үлүчеләр саны 2,2 процентка кимеде. Ул 100 мең кешегә 17,7 очракны тәшкил итте (кискен дәрәҗә – 20). Балигъ булмаган кешеләр арасында бу күрсәткеч элеккеге дәрәҗәдә калган – 100 мең шундый халыкка 1,4 очрак. Моның турында бүген медкиңәшмәдә 2013 елдагы ТР психиатрия хезмәтенең эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча медкиңәшмәдә академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе баш табибы Фәрит Җиһаншин хәбәр итте. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Халиков катнашты.
Иң уңышлы булып Әтнә, Югары Ослан, Түбән Кама һәм Питрәч районнары тора. Суицидларның югары дәрәҗәсе белән начар хәл Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында билгеләнә.
2014 елның 28 февраленнән башлап 1 мартка кадәр Казанда академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча III Россия-Европа белем бирү симпозиумы – Татарстан Республикасында традицион булып уза торган һәм 200 артык торакаль хирургия белгечләрен җыя торган чара – узачак. Беренче мәртәбә бу елда Россиянең генә түгел, Европаның да медицина оешмаларыннан табиблар укырга киләчәкләр.
Симпозиумның программасына торакаль хирургия фәненең һәм практикасының, яңа хирургия технологияләренең, эндоскопиянең иң көнүзәк мәсьәләләре керәчәк. Бу елда утырышларның төп формасы булып түгәрәк өстәлләр һәм җанлы бәхәсләр булачаклар. Симпозиум барышында операция бүлмәләреннән туры трансляцияләр, эксперименталь операцияләр бүлмәләренән мастер-класслар һәм клиник очраклар турында фикер алышулар оештырылачаклар.
Чарага экспертлар булып Бөек Британиядән, Италиядән, Франциядән, Испаниядән, Словакиядән һәм Төркиядән – Европа торакаль хирургия җәмгыятенең әгъзалары, торакаль хирургия буенча әйдәүче белгечләр чакырылды.Гыйрак делегациясе эш визиты белән хәзер Казанда. Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгында делегация катнашучылары белән ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин очрашты. Очрашу барышында министр Татарстан кунакларына Республиканың сәламәтлек саклавының төп юнәлешләре турында, шулай ук Бөтендөнья җәйге универсиада вакытында медицина тәэминәтен оештыру турында сөйләде. Кунаклар медицина өлкәсендә Татарстан белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Яклар хезмәттәшлекнең мөмкин юллары турында фикер алыштылар.
Казанның эре медицина үзәкләренә бару Гыйрак делегациясенең визит программасында алдан каралган.2014 елның 27–31гыйнварында Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1182 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 367 кеше, кабаттан баручылар – 815 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1201 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1201 литр.
27 гыйнвардан башлап 2 февральгә кадәршәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 7830 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 909 чакыру. Медиклар 903 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 43 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 46 кеше зыян күрде, 1 - үлем нәтиҗәсе белән, 23 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгынларга медиклар 32 мәртәбә чыктылар.
Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 79 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар сәбәпле 6251 чакырулар эшләнде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 48 көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 217.
Инсульт – бу баш миендә кан йөрешенең нык бозылуы. Кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәгән вакытта минең күзәнәкләре үләләр. Менә шуңа күрә ярдәмне кичектермичә күрсәтү шул хәтле мөһим, чөнки кан йөрешен төзәткән вакытта сәламәтлекнең төзәлүенә дә өметләр зур. Бу – пациентны инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган иң еш авыруларның берсе.
Инсульт төрле яшьтә булырга мөмкин. Статистика буенча Россиядә ел саен 450 000 инсульт була, Әлмәт һәм аңа якын булган районнарда елына 1 мең 737, Әлмәт шәһәрендә – 900 авыру очрагы.
Авырулар санын һәм кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметү мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. Әлмәт район үзәк хастаханәсендә беренчел-кан тамырлары үзәген ачу алдан каралган.