ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда эш визиты белән Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Ләлә Габбасова булып китте. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашуында ул республиканың сәламәтлек саклавының иң мөһим объектына – Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО җирлегендә барлыкка китерелгән Ашыгыч медицина үзәгенә барды. Кунакка дәвалау оешмасының ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтүдә хәзерге заман мөмкинлекләрен күрсәттеләр. РФ сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе дәвалау оешмасының әһәмиятлелеген ассызыклады, шулай ук Ашыгыч медицина үзәген барлыкка китерү буенча эшләгән эшләрен югары бәяләде.

Татарстан Республикасының башкаласына эш визиты белән Италия делегациясе килеп китте. Атап әйткәндә, визит барышында алар «4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССО һәм «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның эшләре белән таныштылар.

«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОнда кунакларга дәвалау оешмасының техник җиһазлавы турында сөйләделәр: электрон чират системасын, кичектергесез ярдәм блогының иң яңа медицина җиһазларын күрсәттеләр. Делегация катнашучылары көндезге стационар, төзәтү дәвалау бүлегенең, ә шулай ук стоматология һәм дәвалау-профилактика бүлекләренең эшләрен югары бәяләделәр. Әңгәмә барышында яклар Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру вакытында медицина оешмаларының эшләгән эше буенча фикер алыштылар.

Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОнда делегация Ашыгыч медицина үзәгенең эше белән танышты. Делегатлар Үзәкнең стратегик мөһим бүлекләренә: кабул-итү-диагностикалау бүлегенә, операцияләр блогына, анестезиология һәм реаниматология бүлегенә бардылар. Шулай ук диагностика хезмәтенең мөмкинлекләре күрсәтелде.

2012 елның октябрендә һәм 2013 елның декабрендә Әлмәттә гомуми практика табибларының «Гаилә табибы» офисы һәм балалар табибының «Педиатр һәм Мин» офисы ачылдылар. Эш визиты белән чираттагы мәртәбә аларда буген ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Равил Хәйруллин килеп китте: «Без адым ераклыгында булган балалар һәм өлкәннәр табиблары офисларының һәм гаилә практикасының киләчәкләренә ышанабыз. Бу медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын күтәрү факторларының берсе, аның нигезе».


27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

2014 елның 20-24 гыйнварында Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1447 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 323 кеше, кабаттан баручылар – 1124 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1457 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1457 литр.

28 гыйнварда «Эхо Москвы» радиостанциясенең туры эфирында ТР ССМ РКОД баш табибы Р.Ш. Хәсәновның интервьюсы булачак. «ТР онкология авыруларын диагностикалау һәм дәвалау» темасына интервью «Персонально Ваш» проектында 11.10 башлап 11.45кә кадәр 105,8 FM ешлыгында. Интервью барышында 8(843) 511-99-11 телефоны буенча шалтыратырга һәм туры эфирда сораулар бирергә мөмкин. Р.Ш. Хәсәнов белән әңгәмә 4 февральдә билгеләнә торган «Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне» алдында уздырыла.

Үзәкнең лаеклы бүләкләр копилкасы Хөкүмәт Премиясе Лауреатының Кубогы белән тулыланды. Бу елда РКДҮ Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәнбер Лауреат булды. Бүләкләү церемониясендә ТР Премьер-министры Илдар Хәкимов, ТР Премьер-министрының урынбасары – сәнәга һәм сәүдә министры Равил Зарипов, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнаштылар. Регионара клиник-диагностик үзәгенең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин бүләкне премьер-министр кулыннан алды.       


24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин эш визиты белән Аксубай районында булды. Анда Иске Кыязлы авылында министр авыл советларының киңәйтелгән утырышы эшендә катнашты. Шулай ук Адель Вафин үткән елда республиканың максатлы программасы буенча төзелгән Иске Тимошкино ФАПын карап чыкты. Медицина оешмасында персоналның эшләве һәм килүчеләрне кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүлмәләр иркен, якты, ФАП ике контурлы казан белән җиһазландырылган.
Иске Кыязлы авылында яшәүчеләр алдында чыгыш ясаганда, сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Аксубай район хастаханәсе – Татарстанда яхшыларның берсе һәм хәзерге заман җайланмалары белән җиһазландырылган, дип ассызыклап әйтте. Авылда яшәүчеләр белән аралашып, Адель Вафин, авыл кешеләренә медицина хезмәтен күрсәтү буенча булган проблемалы сораулар район җитәкчелеге һәм үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге белән бергә хәл ителәчәк дип билгеләде.
Казан шәһ. «Шәһәр клиника хастаханәсе №7» ДАССО карамагында эшләүче Ашыгыч медицина үзәгенә 2014 елның 24 гыйнварында илнең иң эре шәһәрләренең: Волгоград, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбенең ашыгыч медицина ярдәме белгечләре килеп киттеләр. Кунаклар Татарстан башкаласына "Медицина ярдәмен үзгәртеп коруның көнүзәк проблемалары" регионара фәнни-практик конференциясендә катнашу өчен килделәр. Конференция кысаларында делегатлар Ашыгыч медицина үзәгендә ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру принциплары белән таныштылар. И.И. Дженелидзе исемендәге ашыгыч ярдәм ФТИ (НИИ) директоры урынбасары профессор А.Г. Мирошниченко Үзәкнең кабул итү-диагностика бүлеген игътибар белән күздән кичереп, түбәндәгеләрне билгеләде: «ашыгыч ярдәм күрсәтүне яхшырту һәм аның сыйфатын күтәрү буенча гаять зур эшнең нәтиҗәсе күренеп тора.

Бүген КБМҮгә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов килде. Аның республиканың төньяк-көнчыгышының төп балалар хастаханәсенә килүенең максаты ЮТҺ вакытында зыян күргән балигъ булмаган пациентларга бөтен кирәк булган медицина ярдәмен күрсәтергә әзерлек белән танышу булды. Кама балалар медицина үзәге I дәрәҗәдәге травмотология үзәге статусына ия. Ул, шок, өзлегүләр һәм нәтиҗәләр белән бер үк вакытта булучы берләшкән, күп һәм аерым урнашкан яралары булган зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне тәэмин итә. Бер юнәлеш колачланмаган килеш кала - бу нейротравмалар. Оешмада шушы вакытта компьютер томографы һәм табиб-нейрохирург булмаганлыктан, бу юнәлешне үзенә АМЯХ «ала». «ЮТҺ вакытында ярдәм күрсәтүнең колачлау масштабын исәпкә алып, ә бу республиканың 20 районы, КБМҮ томограф белән дә, белгечләр белән дә тәэмин ителгән булырга тиеш», - дип йомгаклады министрның беренче урынбасары Сергей Осипов. Ул шулай ук елына 47 мең килүгә исәпләнгән травматология пунктының һәм 30 ятакка исәпләнгән травматология бүлекчәсенең эше белән танышты, реанимациядә булды. КБМҮ мәгълүматларына караганда, 2013 ел эчендә балалар хастаханәсенә ЮТҺдән соң 47 бала китерелгән, аларның өчесе реанимация аша үткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International