Чаллыда сәламәтлек саклау оешмаларының хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек 2013–2014» дигән спартакиада чикләрендә йөзү буенча ярышлар узды.
Спорт ярышлары Спартакиада чикләрендә шәһәрдә 1998 елдан башлап уздырыла. Йөзү буенча ярыш чагыштырмача күптән түгел генә, 3 ел элек, Спартакиада программасына керде.
Нидерландия корольлегенең делегациясе Сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс җитәкчелегендә Татарстан Республикасы башкаласына килде. Сәламәтлек саклау объектларына визит барышында Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин кунакларны озатып барды.
5 ноябрьдә 20 кеше составында Нидерландия корольлеге делегациясе Сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс җитәкчелегендә Татарстан Республикасы башкаласына килде. Көннең беренче яртысында түгәрәк өстәл вакытында Татарстан Республикасының сату-икътисадый, сәнәгый һәм капитал салу потенциалын тикшерделәр. Төшке аштан соң Нидерландия корольлегенең рәсми делегациясе республиканың сәламәтлек саклау стратегия объектларының берсенә – 7нче номерлы клиник хастаханәсенә барды.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Казанда сулыш органнар авырулары буенча 23нче милли конгресс узды. Россия Сәламәт саклау министрлыгының баш терапевты һәм пульмонологы А.Г. Чучалинның махсус интервьюсы.Программаның рубрикасы: «Инсульт! Ашыгыч ярдәм!» – инсультның беренче билгеләренә игътибар итегез! Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәт булыгыз!» программасынында «Россия 1 Татарстан» телеканалында 2 ноябрь шимбә көнне 10сәг.45мин. карагыз.
30.10.2013 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында видеоконференция тәртибендә «2013 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча 7 финанс ягыннан чыгымлы булган авырулар буенча кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү программаларын реальләштерү» Республика киңәшмәсе уздырылды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы эшенең комплекслы планына туры китереп 2013 елның 12 ноябрендә «Балалар һәм өлкән кешеләрнең йогышлы авырулары. Диагностика, дәвалау һәм профилактиканың көнүзәк мәсьәләләре» дигән III ел саен була торган фәнни-практик конференция булачак.