ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының зур игътибары спортның массакүләм төрләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бирелә. Шул сәбәпле 2013 елның ноябрендә 10.00 «РФ ССМның Казан дәүләт медицина академиясе» ӨПБ ДББОның уку корпусының акт залында (Мөштәри ур, 11) «Татарстан Республикасының табиб-физкультура хезмәтенең 65-еллык үсеш нәтиҗәләре» Республика фәнни-практик конференциясе узачак. Тантаналы ачылуда ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, ТР социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Совет Комиссиясе вәкилләре, Дәүләт Совет депутатлары, Россия Федерациясенең субъектларында табиб-физкультура хезмәте җитәкчеләре, Татарстан Республикасы спорт федерацияләре рәисләре, медицина югары уку оешмалар ректорлары катнашачак.


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Кадрлар бүлеге башлыгының вазыйфасына элегрәк Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Эшчәнлек стандартларын тикшерү идарәсенең медицина ярдәме һәм медицина экспертизалары сыйфатын тикшерүдә әйдәүче киңәшчесе булып эшләгән Ю.А. Кнни билгеләнде.


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 16 ноябрендә Тәтеш муниципаль районының Никифоровка авылында «Авылның социаль үсеше» Федераль максатлы программасы чикләрендә күп функцияле үзәк ачылды. Үзәк составында фельдшер-акушер пункты (ФАП) ачылды.

2013 елның 19 ноябрендә Казанда «Балаларда һәм өлкән кешеләрдә юан һәм нечкә эчәк авырулары» – Россия гастроэнтерологлар берләшмәсенең гастроэнтерологлар, гепатологлар Милли мәктәбенең күчмә сессиясе» Республика фәнни-практик конференциясе булачак.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

2013 елның 7–11 ноябрьләрендә Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1188 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 349 кеше, кабаттан баручылар – 839 кеше.

Тану буенча эш һәм генетик тикшерү процедурасы Республика суд-медицина экспертизасы бюросы нигезендә, Себер тракты ур., 31а. адресы буенча оештырылачак.

Тиешле хезмәтләрнең: ФМХ, Граждан хәле актларын язу идарәсенең һәм Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының – туганнар белән эше РКОД Төш медицина үзәге нигезендә (холлда, 1нче катта), Себер тракты ур., 29, адресы буенча оештырылачак.


8
ноябрь, 2013 ел
җомга

Программаның төп темасы мәни бизе яман шешен профилактикалау мәсьәләләренә багышланган. Бу авыруның явыз нияте нәрсәдә һәм ни өчен 40 яшь тулганнан соң ПСА анализларын бирергә шул кадәр мөһим? Томатлар – ирләр сәламәтлегенең иң яхшы дуслары. Ирләр өчен томатларның файдасы нәрсәдә? Онкологик авыруларның хәзерге заман диагностик һәм дәвалау алымнары. Бу һәм башка мәсьәләләр турында республика клиника онкология диспансерының белгечләре һәм пациентлары сөйлиячәк.


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

6 ноябрьдә Яңа Чишмә районында, Акъяр – Чирмешән юлында, Казан – Бузулук маршруты буенча балалар белән  бара торган экскурсия автобусы ауды. Автобуста 35 кеше, 3 өлкән кеше һәм 32 бала булган.

28-29 ноябрьдә Казан медицина университетның бинасында уникаль чара: Л.О. Даркшевичның туган көненең  155-еллыгына багышланган, халыкара катнашуы белән неврология буенча I Идел буе студентлар олимпиадасы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International