Тәмәке тартудан баш тартуның Халыкара көне алдыннан Казанда «Татарстан Республикасының халкы арасында тәмәке тартуны профилактикалау һәм тәмәке тартуны әзәйтү» пресс-конференциясе узачак. Ул 3 декабрьдә 10.00 сәгәтьтә Казан ш., Островский ур., 11/6 (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы) адресы буенча булачак.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Казанда 2013 елның 29 ноябрендә беренче тапкыр Идел Буе федераль округында Россия онкоурологлар җәмгыятенең (РОУҖ) ел саен була торган фәнни конференциясе булды.
Конференцияне сәламләү сүзе белән Республика клиник онкология диспансеры баш табибы, профессор Р.Ш. Хәсәнов һәм РОУҖ президенты, профессор, м.ф.д., РМФАнең «Н.Н. Блохин исемендәге РФОҮ» ФДБО урология бүлеге мөдире В.Б. Матвеев ачтылар.
2013 елның 27 ноябреннән 30 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә «Һөнәр һәм сәламәтлек» дигән XII Бөтенроссия конгресс һәм профпатолог-табибларның V Бөтенроссия корылтае булды.
Форумнарда хезмәт медицинасы һәм һөнәр патологиясе өлкәсендә Россиянең әйдәүче галимнәре докладлары тәкъдим ителде, профпатологик хезмәт эшчәнлеген норматив тәртипкә салуның һәм эшләүчеләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләләре турында фикер алышылды, РФ субъектларының баш профпатологлар киңәшмәсе булды.
«Сәламәтлек» программасының күчмә студиясендә кунак – сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин. Өлкәнең зәгыйфь урыннары, беренчел буын, яңа мәсьәләләр һәм үсеш планнары, профилактик медицина, сәламәт яшәү рәвешенең нигезләре һәм башкалар турында министрның эчтәлекле интервьюсында.
26 ноябрьдә сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин боерыгы буенча шәһәрнең балалар сырхауханәсенең баш табибы вазыйфасына элегрәк Казанның 2нче номерлы балалар сырхауханәсе педиатрия бүлегенең мөдире булып эшләгән Мөхәммәтгатова Лилия Мәгъсум кызы билгеләнде.
Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпъеллык намуслы эше өчен 2013 елның 15 ноябреннән булган РФ Президентының Әмере белән «Россия Федерациясенең Атказанган табибы» исеме ТР КДМАның өстәмә һөнәри белем бирә торган дәүләт бюджетлы белем бирү оешмасының кафедрасы мөдире Галеев Ринат Харис улына бирелде.