ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районы алдында күрсәткән хезмәтләре өчен ТР ССМ ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсендә медицина тармагының 29 иң яхшы вәкилен үрнәклек билгесе белән бүләкләделәр. «Әлмәт шәһәренең 60-еллыгы» юбилей билгесен аларга тантаналы шартларда Идарә җитәкчесе Равил Хәйруллин тапшырды.
Мәскәүдә Россиянең баш хирурглары һәм хирургия җәмгыятьләренең рәисләре киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш хирургы, Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе»ДАССО медицина өлеше буенча баш табибының урынбасары, профессор А.Ю. Анисимов актив катнашты.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Республика медицина профилактикасы үзәгенең спорт ветераннары медицина тикшерүен узачак.

ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру программасы буенча ТР Мамадыш муниципаль районында Сукул авылында табиб амбулаториясе (ТА) төзелде. ТА ачылуында ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Р.С. Ильясов, ТР Мамадыш районы Советының Рәисе, Башлыгы А.П. Иванов, «Мамадыш РҮХ» ДАССО баш табибы Д.Ф. Хаҗиев булдылар.


9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

ТР Мамадыш муниципаль районында, Шәдче авылында табиб амбулаториясенең ачылуы булды. Ачылуда ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Ильясов Р.С., ТР Мамадыш районы Советының Рәисе Ильясов А.П. «Мамадыш РҮХ» ДАССО баш табибы Хаҗиев Д.Ф. катнаштылар.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.


7
декабрь, 2013 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 19 еллык бала табучы хатынның үлеме факты буенча һәрьяклап хезмәт тикшерүе уздырыла. ССМ комиссиясе тикшерү өчен Түбән Каманың бала табу йортына һәм Чистай ш. ҮРХнә чыгып китте.


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

«Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын шимбә көнне 7 декабрьдә 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз

Программаның төп темасы ВИЧ-йогышын һәм СПИД профилактикалауга багышланган.


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

««Коткару» Страхмедицина җәмгыяте» ЯАҖ «Хезмәт медицинасы» дигән II Регионара партнеринг-форум оештыра. Бу форумда «Сәнәгый предприятиеләрдә авыруларны профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре» темасына Ведомство арасындагы түгәрәк өстәл уздырыла.

Хәйрия концертын оештыручылар: «Яшәү сәнгате» дигән Халыкара фонд һәм «Ана һәм бала» дигән Светлана Изамбаеваның коммерцияле булмаган хәйрия фонды – булдылар. Чара «Татарстан Республикасының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге» ДАССО булышуында уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International