ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның диварларында Яр Чаллы шәһәрендәге «Республика кан салу үзәге» ДАССО белән бергә «Донор көне» узды. Бу чараны шәһәрнең  һәм аңарга  тоташкан районнарның  медицина оешмаларын кан һәм аның компонентлары белән тәэмин итү максаты белән оештырдылар. Яр Чаллының бөтен медицина оешмаларының эшчеләре чакырылды.

FISU халыкара медицина комитетының   делегациясе Универсиада Авылының Медицина Үзәгенә килде.

Универсиада Авылының Медицина Үзәгенә 2015 елның Җәйге студент уеннар башкаласы Көньяк Корея шәһәре Кванджу делегациясе килде. Кунакларга Медицина Үзәгенең иң яңа барлык техник коралларын, реабилитацияләү һәм спорт медицина өчен дигән югары класслы җиһазларын күрсәткәннәр.

10 июльдә медицина ярдәме өчен 880 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында 246 чит ил гражданнары. Медицина ярдәмен 177 спортчыга күрсәтелгән, алар арасында 168 чит ил гражданнары.


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе

9 июльдә медицина ярдәме өчен 757 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында 278 чит ил гражданнары. Медицина ярдәмен 196 спортсменга күрсәтелгән, алар арасында 177 чит ил гражданнары.

Клод-Луи Галльен хатыны белән Универсиада Авылына килде. Ул Халыкара мәгълүмат үзәген (ХМҮ) карады һәм фитнес-залына кереп чыкты. Халыкара студентлар спорт федерациясе башлыгы Универсиада Авылы территориясендә урнашкан «Heart House»га  ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатуында барган. Анда ул үзенең йөрәк хәлен тикшергән. Смотр кабинетыннан чыккач Галльен әфәнде: «Йөрәк тәртиптә! Бөтенесе дә әйбәт!» – дип әйткән. FISU президенты тикшерү белән кәнәгать булып калды, ә «Heart House»ны үзен файдалы һәм кызыклы яңалык дип атады. Атаклы пациент Үзәк хезмәтчеләренә рәхмәтен белдерде.

9
июль, 2013 ел
сишәмбе

Казанда 2013 елның  XXVII Бөтен дөнья җәйге универсиаданы хәзерләу һәм уздыру чикләрендә, Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Европа регионнарында беренче тапкыр,  универсиадада катнашучылар һәм волонтерлар арасында ВИЧ һәм бүтән йогышларны профилактикалау кампаниясе уза.

10 июль, Казан, Россия – универсиадада катнашучылар һәм волонтерлар арасында ВИЧ һәм бүтән йогышларны профилактикасына багышлаган «Кызыл тасма белән бер көн» 10 июльдә Казанда узачак. Көннең программасына 2013 елның Универсиданың спорт объектларындагы волонтерлар өчен информация сессияләре кертелгән. Сессияләрдә 8000 кеше катнашачак.

8 июльдә медицина ярдәме өчен 779 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында  289 чит ил гражданнары. Медицина ярдәмен 222 спортсменга күрсәтелгән, алар арасында 209 чит ил гражданнары.


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген «Кама медицина үзәге» ДАССОның Перинаталь үзәгендәге клиник-диагностик сырхауханәсендә «Бүләклә миңа гөмер!» дигән акция старт ала. Монда 8нче июльдән 15нче июльгә кадәр ачык ишек көннәре узачак.


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясендә Канаданың Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Джон Слоан белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт йортында булды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Президент ярдәмчесе Радик Гиматдинов, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнаштылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International