Шимбә көнне 13 июльдә 10 сәг. 45 мин. «Россия 1 Татарстан» каналында «Сәламәт булыгыз!» дигән программаны карагыз. Программаның төп темасы кояш сугуын профилактикалау һәм аномаль эсселектә үз-үзеңне тотыш тәртибенә багышлана. Медицина карашыннан һәм безнең сәламәтлеккә файда ягыннан бөтенесе изге Рамазан ае турында. Программаның махсус сюжетында табиблар һәм дин хезмәтчеләреннән аңлатмалар.
Бүген «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның диварларында Яр Чаллы шәһәрендәге «Республика кан салу үзәге» ДАССО белән бергә «Донор көне» узды. Бу чараны шәһәрнең һәм аңарга тоташкан районнарның медицина оешмаларын кан һәм аның компонентлары белән тәэмин итү максаты белән оештырдылар. Яр Чаллының бөтен медицина оешмаларының эшчеләре чакырылды.
FISU халыкара медицина комитетының делегациясе Универсиада Авылының Медицина Үзәгенә килде.
10 июльдә медицина ярдәме өчен 880 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында 246 чит ил гражданнары. Медицина ярдәмен 177 спортчыга күрсәтелгән, алар арасында 168 чит ил гражданнары.
9 июльдә медицина ярдәме өчен 757 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында 278 чит ил гражданнары. Медицина ярдәмен 196 спортсменга күрсәтелгән, алар арасында 177 чит ил гражданнары.
Казанда 2013 елның XXVII Бөтен дөнья җәйге универсиаданы хәзерләу һәм уздыру чикләрендә, Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Европа регионнарында беренче тапкыр, универсиадада катнашучылар һәм волонтерлар арасында ВИЧ һәм бүтән йогышларны профилактикалау кампаниясе уза.
10 июль, Казан, Россия – универсиадада катнашучылар һәм волонтерлар арасында ВИЧ һәм бүтән йогышларны профилактикасына багышлаган «Кызыл тасма белән бер көн» 10 июльдә Казанда узачак. Көннең программасына 2013 елның Универсиданың спорт объектларындагы волонтерлар өчен информация сессияләре кертелгән. Сессияләрдә 8000 кеше катнашачак.
8 июльдә медицина ярдәме өчен 779 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында 289 чит ил гражданнары. Медицина ярдәмен 222 спортсменга күрсәтелгән, алар арасында 209 чит ил гражданнары.