Республика суд-медицина экспертизасы бюросында (РСМЭБ) тикшерүне уздыру мәгълүматенә карата Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәгене белдерә.
Татарстан Республикасында 2012 елдан ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү үткәрелә. 29.10.2012 елдагы 1944-р номерлы Министрлар кабинетының боерыгын реальләштерү чикләрендә 2013 елда 75 модульле фельдшер-акушер пунктларының (ФАП) төзелеше планнаштырылган. Бүгенге көнгә 40 районда 56 модульле ФАП корылган, тагын 6 ФАП монтажы алып барыла. 56 ФАП ачылган һәм эшли: халык кабул ителә, медицина процедуралары үтәлеп барыла.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
2013 елның 29 июленнән 2 августына кадәр Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентлар донорлары саны 1405 кеше булган, шул санда беренчел – 405 кеше, кабатлап барган – 955 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1591 литр булган, шул санда түләүсез нигезендә – 1591 литр.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында республика селектор киңәшмәсе видеоконференция тәртибендә узды, аның темасы: «2014 елга гражданнарның аерым категорияләрен социаль хезмәтләре җыелмасы белән тәэмин итү буенча чаралар оештыру һәм уздыру. Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программаларын реальләштерү, 2013 елның 2нче квартал нәтиҗәләре буенча, финанс ягыннан чыгымлы булган 7 төрле авырулар буенча».
Яр Чаллыда балалар хастаханәсен яңарту чикләрендә рентгенодиагностик күчмә аппарат АХРП- “Амико” килгән. Аның эш исеме С-дуга.
2013 елның 27 июлендә Спасс муниципаль районның Урта Йорткүл с. яңа модуль фельдшер-акушер пункты тантаналы ачылды.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлы, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
Видеоконференция тәртибендә уздырылган киңәшмәдә ТР буенча сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Л.Н. Шәйхутдинова, ТР буенча кулланучы хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе территорияны санитария саклау бүлегенең башлыгы Л.З. Борисова, сәламәтлек саклау министрлыкның белгечләре катнашты.