Түбән Каманың перинаталь үзәгенең уникальлыгы турында бөтен илгә сөйләделәр. Бүген Первый (Беренче) канал эфирында күптән түгел Түбән Камада ачылган перинаталь үзәге турында сюжет чыкты. Искә төшерәбез, Түбән Каманың бала тудыру йортының яңартылган корпусы 15 августта ачылды. Хәзер медицина комплексында бик гәдәттән тыш түбән авырлыклы җитлекми туган балаларны яхшы карап төрелтүгә мөмкинлек бирә торган иң хәзерге замандагы җиһаз куелган. Элегрәк катлаулы хәлләрдә, ярдәмне бүтән клиникаларда гына алырга мөмкин булган.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
2013 елның 12–16 августларында Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1267 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 324 кеше, кабаттан баручылар – 943 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1436 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1436 литр.
Социаль инфраструктураның объектлары буенча һәм нефтьчеләрнең профессиональ осталык конкурсының уку полигонында эш визиты чикләрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәткә килде. Аны төзелә торган сәламәтлек саклау объектларына, ягъни, Үзәк район хастаханәсе йогышлы авырулар бүлегенә һәм Республика клиник онкология диспансеры «3 номерлы сырхауханәнең» диагностик бүлегенә, Район башлыгы Мәҗит Салихов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, башка рәсми кешеләр озатып бардылар.
Кичә ТР сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов Лениногорск муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмаларына эш визиты белән килеп китте. Аны Лениногорск муниципаль районының башлыгы Р.Г. Хөсәенов, «Татнефть» ААҖ, «Лениногорскнефть» НГЧИ башлыгы Р.С. Нурмөхәмәтов, «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДССОның баш табибы Н.Х. Нигъмәтуллин озатып бардылар.
Бүген Түбән Камада капиталь ремонттан соң перинаталь үзәкнең корпусы ачылды. Яңартылган корпусның тантаналы ачылувында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Каманың Мэры Айдар Метшин, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, перинаталь үзәкнең баш табибы Рөстәм Галеев катнаштылар.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Равил Хәйруллин Универсиада-2013 катнашучылары – 35 медицина берләшмәсе вәкилләре белән очрашкан. Тантаналы шартта ул безнең батыр медикларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Студентлар спортының халыкара федерациясе сертификатларын тапшырган.
2013 елның 7 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Актаныш районының Татар Суксуының табиб амбулаториясына килгән. Аны ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасарының вазифасын башкаручы – ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов, ТР Актаныш муниципаль районының башлагының вазифасын башкаручы Камаев Ф.М., «Актаныш ҮРХ» ДАССОның баш табибы А.Р. Хаев озатып барганнар.