2013 елның16нчы гыйнварында Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыгы ана һәм бала үлеме сораулары буенча регион вәкилләребелән видеоконференция режимында өченче селектор киңәшмә үткәрде.
Дәрвишләр бистәсендәге яңа фельдшер-акушер пунктларында анда яшәүчеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да булдырылган. Моның шулай икәнлегенә бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Дәрвишләр» станциясендәге яңа ФАПныкарап чыккан вакытта инанды. Аки һәм Зур Дәрвишләр бистәләрендә тагын 2 ФАП инде эшли.
2012 елның13нче декабреннән14нче декабренә кадәр ААҖ «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә «Корсак аортасы аневризмнарынхирургия дәвалавында заманча ысуллар» мастер-классы (workshop) үтте. Мастер-класс барышында ИБС РКНПК Росмедтехнологияләр (Мәскәү шәһәре) хирургия дәвалавы бүлегенеңәйдәүче белгече Т.Э. Имаев җитәкчелеге астында ААҖ «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте кардио- һәм рентгенохирурглары тарафыннан корсак бүлегеаортасын эндоваскуляр протезлау буенча 2 операция ясалды.