ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Быел Казанда 22-24 июньдә узачак халыкара форумга дөньяның 70 иленнән 7700дән артык белгеч җыелачак, аларның эшчәнлеге терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм травмаларын дәвалау белән бәйле.


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Казан Ратушасы залында Казан хастаханәләренең баш табиблары һәм аларның хезмәткәрләре җыелды.

ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе һәм Үзбәкстанның өч клиникасы арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Тантана Ташкентның сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләренең эшче төркеме визиты кысаларында узды.

Марсель Миңнуллин шулай ук поликлиниканы ремонтлау барышы белән танышты. Ремонт эшләре «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча үткәрелә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар һәм яшүсмерләр яшендәге штаттан тыш баш белгече гинеколог, РФА әгъза-корреспонденты, профессор, медицина фәннәре докторы Елена Уварова ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә булды.

Тукай үзәк район хастаханәсе коллективы донор акциясендә катнашты һәм үз үрнәгендә донор булуның файдалы һәм бөтенләй куркыныч түгеллеген күрсәтте

Түбән Кама үзәк хастаханәнең баш табибы Руслан Вәлиев Курск дәүләт медицина университетының алтынчы курсын тәмамлаучылар һәм ординаторлар өчен оештырылган вакансияләр ярминкәсендә катнашты.

"Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча Тәтеш районы Урюм авылындагы фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау эшләре бара.

Казанда «Russco китап терапиясе»хәйрия акциясе узды. Россия клиник онкология җәмгыяте профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерына һәм БРКХ Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгенә Россиянең танылган язучыларының ике йөздән артык китабын бүләк итте.

Әлки муниципаль районының Базарлы Матак РҮХ поликлиникасында капиталь ремонт бара. Берьюлы ике катта. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International