Алексеевск район үзәк хастаханәсе сырхауханәсендә яңа рентген җиһазларын урнаштыру өчен урын әзерлиләр. Стационар аппарат «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы чараларына сатып алынган.
13 августта Россиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Яр Чаллы шәһәре табиб-физкультура диспансерының баш шәфкать туташы Наталья Тугулева үзенең бәйрәме дип саный.
Тәтеш сырхауханәсендә яңа рентген маммография аппаратында тикшерү үткәрә башладылар. Әлеге медицина җиһазы «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына сатып алынган.
Казан шәһәренең 20нче номерлы сырхауханәсендә "лидерлык концепциясе һәм команда белән идарә итүнең заманча алымнары" темасына идарә компетенцияләрен үстерү буенча дәресләр циклыннан укыту тренингы булды, чарада 20нче Шәһәр сырхауханәсе баш табибы Әхмәтҗанова Е.Ф.,урынбасарлары һәм бүлек мөдирләре катнашты.
2022 елның 1 мартыннан Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы үз көченә керде, аның буенча машина йөртүчеләрне мәҗбүри медицина тикшерүе тәртибе үзгәрде.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиблары иң көчле спортчылар арасында спортның җәйге төрләре буенча I Бөтенроссия спартакиадасының волейбол матчларын медицина белән тәэмин итүгә җәлеп ителделәр.
"Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем санын киметү" программасын тормышка ашыру кысаларында Арча район үзәк хастаханәсенә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуларын кичергән пациентларны реабилитацияләү өчен җиһазлар кайтарыла.
Медик-санитар часть сырхауханәсендә капиталь ремонт эшләре иң кызган чагы. Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына керде. Капиталь ремонтны кыш ахырында башладылар, бюджет 20 млн. артык сум тәшкил итә.
«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында Әлмәт рарйон үзәк хастаханәсенә яңа цифрлы Р-500 "Маммоскрин" рентген маммографы куелды, ул 2007 ел аппаратын алмаштырылды.
Васильеводагы район хастаханәсендә рентген аппараты урнаштырылды. Медицина учреждениесенә яңа диагностик җиһазларны «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирделәр.