ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының Югары Уратма авылына фельдшер-акушерлык пунктының модульле конструкциясе корпусын китерделәр. Берничә көн дәвамында эшчеләр бинаның модулен куячак, ә аннан соң бинада эчке эшләр башланачак.

Зур шеш 83 яшьлек хатын-кызның корсак куышлыгында урнашкан иде. Инсульт кичергәннән соң хатын-кыз гел ятып торды, аз хәрәкәтчән иде,  шуңа күрә корсакның тиз үсүе беренче вакытта аңа зур уңайсызлыклар тудырмады. Пациентка ул авырлык җыя кебек кенә тоелды. Шуңа медикларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәде. Сулау авырайгач, корсагы зур булу сәбәпле әйләнү мөмкин булмагач, пациент һәм аның туганнары чаң суга.

4нче номерлы Шәһәр хастаханәсе һәм Яр Чаллы табиб-физкультура диспансеры «Электротранспорт» ҖЧҖдә хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча корпоратив программаны гамәлгә кертәләр.


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Чистай муниципаль районы Башлыгы Чистай район үзәк хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген төзүнең барышы белән танышты. Очрашуда Чистай РҮХнең баш табибы Рәис Мостафин, Чистай РҮХнең директоры Ленар Кашапов катнашты.

Сәламәтлек саклау системасында кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча очрашу кысаларында Мәскәү һәм Казан кунаклары Түбән Камада капиталь ремонт бара торган балалар шәһәр хастаханәсенең стационарында һәм ТКҮРКХнең кабул итү-диагностика бүлегендә булдылар,аның төзелеше ахырына якынлаша.

10 июльдә Татарстанның Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында «Уяв» чуваш мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр. Чарага медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итү өчен 40тан артык медицина хезмәткәре җәлеп ителгән иде, медицина персоналы булган 7 стационар медпункт оештырылган иде.

Чистай хастаханәсе балалар сырхауханәсенең медхезмәткәрләре - Гүзәл Сафиуллина, Эльвира Галимова, Людмила Трофимова балалар өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс үткәрделәр.

2022 елның җәй айларында 17 «Лада Ларгус» автомобиле «Сәламәтлек саклау» милли проектына кергән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынды.

Түбән Кама Россия Сәламәтлек саклау системасында кадрлар сәясәте турында фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте химаясе астында 2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда KAZAN DIGITAL WEEK – 2022 халыкара форумын үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International