ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

Мамадыш район үзәк хастаханәдә ФАПларның һәм табиблык амбулаторияләренең айлык эш йомгаклары буенча киңәшмә узды. Җыелышта «Мамадыш РҮХ» ДАССУның баш табибы Хаҗиев Дамир Фаяз улы диспансерлаштыруның мөһимлеге турында чыгыш ясады.

Балалар республика клиник хастаханәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар анестезиолог-реаниматологы, «ТР ССМ БРКХ» ДАССУ реанимация хезмәте җитәкчесе Игорь Закиров истәлегенә багышланган  "Хәзерге этапта анестезиологиянең һәм реаниматологиянең актуаль мәсьәләләре" темасына  Идел буе федераль округының анестезиолог-реаниматологлары V фәнни-гамәли конференциясе узды.


27
май, 2022 ел
җомга

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә коронавирус инфекциясеннән вафат булган медиклар истәлегенә аллея ясадылар. Медикларның авыр инфекциягә каршы көрәштә батырлыгы турында зәңгәр чыршылар искә төшереп торачак.

«Тәтеш үзәк район хастаханәсе» ДАССУда Казан дәүләт медицина академиясенең ашыгыч медицина ярдәме һәм симуляцион технологияләр кафедрасы белгечләре ярдәме белән «Гадәттән тыш хәлләрдә халыкны госпитальгә кадәрге этапта медицина белән тәэмин итүне оештыру» программасы буенча ТР сәламәтлек саклау белгечләрен укыту чикләрендә, югары сулыш юлларын аспирацияләгәндә һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча укыту-тренинг оештырылды.

Лекцияне хезмәттәшләренә Түбән Кама үзәк район күп профильле хатаханәнең терапия бүлегенең табиб-эндокринологы Галина Печерская укыды. Галина Анатольевна «Преображенский профессоры заманы медицинасы»дигән гадәти булмаган теманы сайлады. Булгаковның повесте нигезендә табиб эндокринологиянең барлыкка килүе турында сөйләде.

2022 елның 26 маенда КДМУда "Сәламәтлек саклауда менеджмент" юнәлеше буенча Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарә кадрларын әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды.

«Мамадыш РҮХ» ДАССУда Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган хастаханә хезмәткәрләренең балалары арасында рәсем смотры узды.

Сарман районы территориясен санитар саклау буенча комплекслы чара планы нигезендә «Сарман РҮХ»ДАССУ медицина персоналы арасында территорияне санитар саклау буенча чаралар үткәрүне таләп итүче авыруларны профилактикалау мәсьәләләре буенча теоретик әзерлек үткәрелде.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә профилактик эшне оештыру өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен методик семинар булды.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан гражданнарның медицина эшчәнлегенә куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатларында кайбер билгеле бер таләпләр куела, төп таләпләрнең берсе - медицина эшчәнлеген мәҗбүри лицензияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International