Алексеевск районында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов катнашында йомгаклау медицина советы узды.
Утырышта 2021 елга йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар куелды. Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм Метрология һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков катнашты.
Урыссу РҮХдә Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашында йомгаклау медицина советы булды.
Югары Осланда табиблык амбулаториясенең балалар поликлиникасы бүлеге модульле технология буенча төзелгән. 7 февральдән башлап табиблар яңа бинада пациентларны кабул итә.
Лаеш районының Рождествено авылында табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясалды. 1972 елда төзелгән бинада барлык инженерлык коммуникацияләре – җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре, вентиляция, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системалары тулысынча алмаштырылган.
Казанда “Илкүләм проектлар: Татарстан 2021” республика фотоконкурсына йомгак ясалды. Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең фотографы Диләрә Эстринаның эше «Туры караш» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә «Гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләрне күпләп кабул итү» дигән темага команда-штаб өйрәнүләре узды.
Казанлыларга артериаль басымны үлчәү приборларының төгәллеген тикшерергә тәкъдим итәләр.
Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы урынбасары Маняпов Линар Нурислам улы катнашында йомгаклау медицина советы узды. Утырышта «Нурлат РҮХ» ДАССУның 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде.
Мамадыш район хастаханәсе хирурглары калын эчәктән кан агуы белән пациентка операция уздырды. Хатын-кызны диагностик видеоколоноскопиягә җибәрәләр, анда юан эчәкнең дисталь бүлекләрендә геморрагик сыеклыкның күп булуы ачыкланган.