ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

Быел Алабуга районы медицина учреждениеләренә «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты буенча 4 табиб һәм 6 шәфкать туташы эшкә урнаштырылды.

Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова кичә Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Визит барышында ул Казандагы Республика балалар йортында булды.

Татарстан Республикасында профилактик чаралар үткәрүне яңадан башлап җибәргәннән соң, Урыссу үзәк район хастаханәсе, Ютазы һәм Бәйрәкә табиблык амбулаторияләре табиблары район торак пунктларында күчмә диспансерлаштыруны үткәрә.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

«Мөслим үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы булып Сөләйманов Дамир Тәлгат улы билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Вакыт узу белән медицина кабинеты ачарга дәгъва кылучыларга лицензия бирү кагыйдәләре үзгәрә. Хәзерге вакытта эшкуарларга медицина эшчәнлеген электрон рәвештә лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү, лицензияләү процедурасы башланганчы гаризаларны алдан карау, Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында документларны карау барышын күзәтү мөмкин.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә эшкә 4 ай элек яшь табиб-травматолог Нурмөхәммәт Сражидинов кереште. Нурмахаммәт Сражидинов Кыргызстанда туып, шунда ук И.К. Ахунбаев исемендәге Кыргыз дәүләт медицина академиясен тәмамлый һәм «балалар травматологы»белгечлеге буенча ординатура уза.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең клиник-диагностик лабораториясенә заманча кан биохимия анализаторы кайтарылды. Бактериология лабораториясенә БМБ-II Ламинар-С микробиология куркынычсызлык боксы кайтарылды.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Түбән Кама һәм район медицина хезмәткәрләре боз астыннан балык тоту буенча ярышларда катнашты. Җиңүче тотылган балык саны буенча билгеләнде.

Бүгенге көндә Алабуга РҮХнең хатын-кызлар консультациясендә 34 хатын-кыз балага уза алмау исәбендә тора. «Демография» милли проекты ярдәмендә хатын-кызлар экстракорпораль аталандыруны - ЭКОны ММИ полисы буенча бушлай ясый ала.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге спорт медицинасы бүлеге мөдире һәм спорт табибы Нияз Бикчурин CheerLab (Чир спорт) Бөтенроссия клубының Казан филиалы спортчыларына травматизмны кисәтү турында дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International