ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казанда Республика клиник онкология диспансеры территориясендә «БАРСМЕД» ҖЧҖ филиалы ачылды. Медицина диагностика үзәге Philips Brilliance ангиоинъекторлы компьютер томографы белән җиһазландырылган.

Бүген БРКХдә халыкара катнашуы белән "Балалар нейрохирургиясе" конференциясе башланды.

22 февральдә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медпрофилактика үзәгендә «2021 елда оешма эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында» медицина советы утырышы узды. Доклад белән оешманың баш табибы Илнур Хәлфиев чыгыш ясады.

Саба районы Шәмәрдән авыл җирлегенең Мичәнбаш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев катнашты.

24 февральдән Татарстанның медицина оешмаларында халыкны диспансерлаштыру, шул исәптән коронавирус кичергән затлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру, планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме яңартыла.

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында 2021 елда Саба районы сәламәтлек саклау оешмаларының эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән медицина советы булды.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков хезмәттәшләрен 23 февраль  - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Диалог» АКБО базасында социаль челтәрләр алып бару, ММЧ һәм гражданнар белән аралашу өчен җаваплы медицина учреждениеләре хезмәткәрләре өчен белем бирү семинарының икенче модуле узды.

2022 елның 24 февралендә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2021 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ачык максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алышуы булачак.

Татарстанның сәламәтлек саклау системасы Донецк һәм Луганск халык республикаларынан күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләргә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтүгә әзер. Килү белән гражданнарны ашыгыч ярдәм бригадалары каршы алачак, шулай ук коронавирус йогышын ачыклауга экспресс-тест оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International