«Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ДАССУ хирурглары Россиядә беренчеләрдән булып кеше организмында иң эре кан тамырын алыштырдылар.
Татарстан Республикасының Лениногорск һәм Әлмәт районнарында «Идел буе федераль округының Медицина десанты» акциясе тәмамланды.
Н.И. Пирогов ис. Югары медицина технологияләре клиникасының операция блогы мөдире Сергей Александрович Маркин республика клиник хастаханәсендә мастер-класс үткәрде.
2022 елның 11-13 маенда Мәскәүдә "Сәламәт яшь буын-Россиянең тотрыклы киләчәге" темасына Бөтенроссия форумы узачак. Форумны Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Милләт сәламәтлеге Лигасы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештыра.
«Алабуга РҮХ» ДАССУ конференц-залында Алабуга медицина колледжы студентлары белән очрашу узды. Булачак медицина хезмәткәрләрен хастаханәгә эшкә чакырдылар.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә Методик семинарны тирәнәйтелгән диспансерлаштыруга багышладылар. Аны Казан шәһәренең ДПОда профилактик эш өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен уздырдылар.
Түбән Камада вакытлыча йогышлы авырулар госпитале мөдире Зөлфирә Ганиева үзенең юбилей көнен билгеләп үтә. Медицинага ул 30 елдан артык багышлаган.
Татарстанда яшүсмерләрне коронавирустан вакцинацияләү башланды. «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе бу атнада Казанның 6нчы номерлы Шәһәр балалар сырхауханәсенә барлыгы 50 доза китерелде. Прививканы 12-17 яшьлек балалар ата-аналар ризалыгы белән һәм бары тик ирекле нигездә генә ясый ала.
2022 елның 26 гыйнвар үткән сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясе көне турында видеороликта карарга мөмкин.
AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә социаль челтәрләрне мәгълүмат белән тулыландыру өчен җаваплы медицина учреждениеләре хезмәткәрләре өчен Интернетта эшләү буенча белем бирү семинары булды.